ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Ике көн дәвамында 22-23 апрельдә Казанда «Хәзерге заман менеджмент технологияләре» дип исемләнгән семинар-киңәшмә узды. Ул министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр башлыклары, Татарстан Республикасының эре компанияләре һәм бизнес-структураларының җитәкчеләре өчен үткәрелде.
 

17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары А.В.Песошин җитәкчелегендә Торак һәм коммуналь уңайлыклар күрсәткәндә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча Республика ведомствоара комиссия утырышы узды. Утырышта түбәндәге сораулар каралды:


16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында инклюзив белем бирү үсешенең концепциясен әзерләү буенча җыелыш булып узды. Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының ТР Премьер-министры И.Ш.Халиков катнашында киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Утырыш “Спорт корылмаларының, шул исәптән, боз сарайларының файдаланылуы һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре эшенең нәтиҗәлелеге турындагы” темага багышланган иде


10
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары А.В.Песошин җитәкчелегендә хокук тәртибен бозуларын профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе утырышы узды.
Утырыш чикләрендә халык арасында наркоманиядән үз теләге буенча дәваланырга теләгән авыруларны сәламәтләндерү курсларын оештыру һәм  башка мәсьәләләр каралды.
Утырыш эшендә Хөкүмәт комиссиясе әгъзасы, ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

1
апрель, 2014 ел
сишәмбе
ТР ның Финанслар министрлыгында булып узган җыелышта балаларга өстәмә белем бирү оешмаларын норматив финанслауга якынау юлларын билгеләү буенча сораулар каралды.
Җыелыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социаль программалаштыру бүлегенең мәгариф өлкәсендә программалаштыру секторының мөдире К.П.Куренков һәм социаль программалаштыру бүлегенең баш белгече Р.А.Хасанов катнаштылар.
ДБУ “"Республика белем бирү сыйфаты мониторингы үзәге" нигезендә тестлау Үзәгенең эшчәнлеген оештыру сораулары бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында булып узган җыелышта каралды.
Җыелыш эшендә “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социаль программалаштыру бүлегенең әйдәүче белгече А.Р.Камалутдинова катнашты.

21
март, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы башкарма дәүләт идарә итү органнары үзәк аппаратының Стандарт структурасын үтәү  һәм Татарстан Республикасы башкарма идарә итү органнарының Стандарт таләпләренә туры килүең тикшерү нәтиҗәләре Икътисад министрлыгында булып узган җыелышта каралды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

20
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген федераль дәүләт югары белем бирү уку йорты “Казан милли технологик тикшеренү университет”ынын фәнни-белем кластерының Координацион совет утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы нефтехимик тармак предприятияләре өчен эчшеләр кадрларын әзерләү ресурс Үзәген һәм инжиринг үзәген төзү сораулары каралды.
Бүгенге утырышта “2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International