ТР Икътисад Министрлыгында булып узган җыелышта Кама икътисади районының үсеш концепциясенең проекты территориаль кластерлар үсеше пилот проектларының берсе булып билгеләнде.
Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге әлеге проектның башкаручыларның берсе.
ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислеге астында хезмәт хакы, керемнәр һәм тормыш дәрәҗәсе буенча һәм ТР Прокуратурасы катнашында хезмәтне саклау буенча бердәм утырыш үткәрелде. Әлеге утырыш видеоконференция режимында узды.
Кама икътисадый районы територриясендә урнашкан эре предприятияләр (ААҖ “КАМАЗ”, ААҖ “Химический завод им. Л.Я.Карпова, АЧҖ «Менделеевсказот», ААҖ “Нефтекамснефтехим”, ААҖ “Нижнекамскшина”), министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында 2011 нчы елның 15-16 нчы декабрендә күчмә эксперт сессиясе булып узды.