Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында дәүләт һәм муниципаль идарә системасының нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшче төркемнең киңәшмәсе узды.
Киңәшмә барышында эшче төркем әгъзалары белән Татарстан Республикасы дәүләт программаларын структурлаштыру һәм төзәтү; дәүләт хакимияте башкарма органнары хезмәткәрләренең эффективлык күрсәткечләрен бәяләү системасының кертү; ведомствоара Бердәм электрон документ әйләнеше системасын һәм "Ведомстволар отчетлары” Бердәм дәүләт мәгълүмат системасын камилләштерү мәсьәләләре каралды.
Киңәшмәдә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А. Н.Кудрявцева катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2016 ел өчен Татарстан хакимияте органнары эшчәнлеге хисабы каралды.
Бу мәсьәлә буенча төп докладны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ясады.
Илдар Халиков 2016 ел нәтиҗәләренә күчкәнче, кыскача икътисадтагы хәлнең торышы турында сөйләде.
2016 елда республиканың тулай төбәк продукты, 2015 ел белән чагыштырганда, 102,5 %ка арткан. Россия күләмендә бу күрсәткеч - 99,8%.
2015 ел белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы өлкәсендә үсеш – 105%, сәнәгатьтә 103,5 % тәшкил иткән. Гомумән, Татарстанда барлык юнәлешләрдәге күрсәткечләр дә, Россия белән чагыштырганда, югарырак.
2016 елда Татарстанда 2 млн 406,5 мең кв метр торак кулланылышка тапшырылган. Шуларның 373,6 мең мәйданы социаль ипотека программасы нигезендә бирелгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков рәислегендә Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында туклануны оештыру һәм аның сыйфатын яхшырту мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы мәктәптәпләрендә туклану тәртибен оештыру турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э. Н.Фәттахов сөйләде.
Казан шәһәре мәгариф оешмаларында туклануны оештыру соравын Казан шәһәренең муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе
Д. Г. Калинкин тәкъдим итте.
Киңәшмәдә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А. Н.Кудрявцева катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А. Н.Кудрявцева мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль хезмәт күрсәтү, яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт өлкәләрендәге оешмалары белән үткәрелгән хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады.
Бүген ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә социология бүлеге мөдире Л. Ф. Казанцева килештерү киңәшмәсен үткәрде. Анда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре сатып ала торган азык-төлек товарларына максималь бәяләр формалаштыру турында” карар проекты буенча сораулар каралды.
Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министрлыгы, Татарстан Республикасы финанс Министрлыгы, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек һәм кеше иминлеген саклау буенча Татарстан Республикасы Федераль хезмәт Идарәсе, Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты вәкилләре катнашты.
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Фәнни-координацион советының утырышы узды.
Социология бүлегенең җитәкчесе Л.Ф.Казанцева 2016 елда Үзәк белән үткәрелгән социологик тикшеренүләр турында белдерде.
Социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре белән ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең сайтында танышырга мөмкин.
Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында законнар чыгару өлкәсендәге соңгы үзгәрешләр турында төбәк сәясәте бүлегенең әйдәүче белгече А. В. Зарипова сөйләде.
Икътисад яңалыкларын технологияләр белән идарә итү һәм белем бирү программаларын бүлегенең әйдәүче белгече Л. Ш. Хәмидуллина китерде.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы гомуми белем оешмаларынын финанс белән тәэмин итү нормативларын исәпләү методикасына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социаль программалаштыру бүлеге мәгариф өлкәсендә программалаштыру мәсьәләләре секторы мөдире И. Р. Хәбибуллин катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г.Шәйхразиев рәислегендә Свияжск утрау-шәһәрендә объектлар төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме бишенче юбилей утырышы ачылды.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган затлар катнаша.
Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.
Көн тәртибенә 34 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 11 республика законы проекты, 17 федераль законы проекты һәм Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару собраниеләренең закон чыгару инициативалары.
Матди булмаган мәдәни мирас турындагы законы проекты беренче укылышта каралачак.
Шулай ук беренче укылышта «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында», «Татарстан Республикасының азык-төлек иминлеге турында» законы проектлары, тагын Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына һәм түбәндәге законнарга үзгәрешләр кертү турындагы законы проектлары каралачак: «Оешмалар мөлкәтенә салым турында»; «Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында»; «Татарстан Республикасы Алабуга районы территориясендә төзелгән җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы һәм Татарстан Республикасы Югары Ослан мунициципаль районы «Иннополис» һәм Лаеш мунициципаль районы территорияләрендә төзелгән техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зоналары резидент оешмалары өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында».
Парламент утырышында 2016 елда полиция эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин нотыгы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның «2016 елда Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен үтәү турында»гы нотыгы тыңланачак.
Көн тәртибенә яңа мәсьәләләр кертү тәкъдиме белән Законлылк һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин чыкты. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы көн тәртибенә 38 мәсьәлә кертелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында дәүләт һәм муниципаль идарә системасының нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшче төркем киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрен автобуслар белән тәэмин итү һәм Яшел Үзән муниципаль районында социаль өлкәдә транспорт йөртүне оештыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру сораулары каралды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.