ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы торак пунктларында урам яктылыгын торгызу буенча программа эшләү мәсьәләсе турында киңәшмә узды


29
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына 142,9 млрд. сум кергән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 117,4, кире кайтарылмый торган кертемнәр – 25,5 млрд. сум. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды


25
октябрь, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында Премьер-министрның урынбасары Ю.З.Камалтынов җитәкчелеге астында мәктәпкәчә учрежденияләрендә ата-аналарның түләү хакын исәпләү юлларын үзгәртүгә багышланган видеоконференция булып узды.
Җыелыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

24
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә директор А.Н.Кудрявцева җитәкчелеге астында Актаныш муниципаль районының үсеше сорауларына кагылышлы җыелыш булып узды. Җыелыш барышында үзара тәэсир итешүнең төп юнәлешләре билгеләнде

Универсиада авылында Идел буе федераль төбәгенең профессиональ белем алу регионара киңәшмәсенең күчмә утырышы булып узды. Пленар утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең белем программалары һәм идарә итү технологияләре бүлегенең мөдире С.А.Коршунов катнашты.


23
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында Премьер-министрның беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислеге астында  тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясенең утырышы булып узды. Әлеге утырыш видеоконференция режимында республиканың барлык муниципаль районнары белән әлемтәдә үтте.

Татарстан Республикасы буенча статистика бүлегенең җитәкчесе В.П.Кандилов сүзләренчә, соңгы атна эчендә республика предприятияләре һәм оешмалары белән түләү хакы буенча булган бурычлары 25 млн. сум күләмендә түләнгән


22
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында кадрлар резервын формалаштыру мәсьәләләренә багышланган җыелыш булып узды.


18
октябрь, 2013 ел
җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында “2011-2015 елларда Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше Программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты буенча Татарстан Республикасының министрлыклар һәм ведомстволардан килгән тәкъдимнәрне карау үтте

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында хокук тәртибен бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе утырышы узды


14
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттан тыш Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышын уздырды.
Утырышта ТР муниципаль берәмлекләр башлыклары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, тикшерү-күзәтчелек органнары, ТКХ һәм энергетика объектлары, балалар өчен социаль учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International