ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында икътисад һәм социальөлкәләрен Ботендөнья сатулык оешмасы әгъзалыгы шартларына туры китерү буенча  ведомствоара хезмәт группасының утырышы узды.
Утырыш эшендә хезмәт группасының әгъзасы, Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәгенең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәгенең директоры А.Н.Кудрявцева Казан тикшеренү технологик университетының житәкчеләре белән очрашты. Очрашуда Ботендөнья cәүдәлек оешмасы өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча, мәгариф программаларын булдыру хезмәттәшлек юнәлешенә кагылышлы сораулар каралды.

11
гыйнвар, 2012 ел
чәршәмбе
ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов  җитәкчелегендә “Яңа Тура” Технополисының проектын әзерләү буенча    жыелыш булып узды.

Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге әлеге проектның   башкаручыларның берсе.


10
гыйнвар, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәгенең директоры А.Н.Кудрявцева  җитәкчелегендә Үзәк белгечләренең семинары булып узды. Әлеге семинарда Ботендөнья cәүдәлек оешмасына кагылышлы сораулар каралып узды.

20
декабрь, 2011 ел
сишәмбе

ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов  рәислеге астында  хезмәт хакы, керемнәр һәм тормыш дәрәҗәсе буенча һәм ТР Прокуратурасы катнашында хезмәтне саклау  буенча бердәм утырыш үткәрелде. Әлеге утырыш видеоконференция режимында узды.


19
декабрь, 2011 ел
дүшәмбе

Кама икътисадый районы територриясендә урнашкан эре предприятияләр (ААҖ “КАМАЗ”, ААҖ “Химический завод им. Л.Я.Карпова, АЧҖ «Менделеевсказот», ААҖ “Нефтекамснефтехим”, ААҖ “Нижнекамскшина”), министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында 2011 нчы елның 15-16 нчы декабрендә күчмә эксперт сессиясе булып узды.  


16
декабрь, 2011 ел
җомга

Татарстан Республикасының икътисадый һәм социаль тикшеренүләр  Үзәгендә  фәнни-координацион киңәшмәсенең чираттагы семинары  узды.

Икътисадый анализ бүлегенең мөдире В.Ю.Ведерников доклад белән чыгыш ясады. Әлеге докладта эре һәм урта предприятияләрнең интеграцияләүнең төп модельләре һәм формаларынына, Рәсәй компанияләренең чит ил модельләрен куллану тәжрибәсенә  игътибар ителде.

Социлогия бүлегең әйдәүче белгече  Ф.Н.Степанова  икътисад яңалыклары белән таныштырды.


8
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасының  икътисад һәм социаль өлкәләрен Ботендөнья сатулык оешмасы әгъзалыгы шартларына туры китерү һәм эре предприятиялэрне модернизациялэү буенча  жыелышлар уздырылды.

Элеге жыелышларда Татарстан Республикасының икътисадый һәм социаль  тикшеренүләр  Үзәгенен директоры А.Н.Кудрявцева һәм региональ сәясәт бүлегенең мөдире Р.М. Даутов катнашты.


7
декабрь, 2011 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләрен оештыру, үзгәртеп оештыру, аларның тибын үзгәртү һәм бетерү тәртибен билгеләү, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләрен гамәлгә куючы һәм аларның мөлкәте милекчесе функцияләрен һәм вәкаләтләрен регламентлаштыру өлешендә Татарстан Республикасында "Дәүләт (муниципаль) учреждениеләренең хокукый хәле камилләштерелүгә бәйле рәвештә, Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2010 ел, 8 май, ФЗ-83 нче Федераль законны тормышка ашыру чаралары хакында" 2010 ел, 18 октябрь, 820 нче карары буенча Татарстан Республикасының икътисадый һәм социаль  тикшеренүләр  Үзәге дәүләт бюджет учреждениясенә әзгәртелде (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 ел, 03 декабрь,  989 нчы карары).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International