ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 29 июнендә «Казан дәүләт мәдәният институты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең концертлар залында Татарстан Республикасы мәдәният министры И. Х. Әюпова җитәкчелегендә «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә мәгариф» дигән темага Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясе булды.

Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Фазлыева Л.Р., «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Гобәйдуллин Э. С., Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Вәлиева З.Р., Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәдәният өлкәсендәге белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм мәдәният идарәләре башлыклары катнашты.

Мәдәният министрының беренче урынбасары Әдһәмова Ю.И. Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсенең мәгариф киңлегенә багышланган чыгышында хәзерге вакытта республикада мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә кадрлар әзерләүне гамәлгә ашыручы 156 мәгариф оешмасыннан торган челтәр эшләвен билгеләп үтте.

Коллегиядә катнашучылар Татарстан Республикасында шәхесне төрле яклап үстерү өчен мәдәният өлкәсенең белем бирү киңлегенең кирәклеге турында фикер алыштылар.

Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Әхмәдиева Р. Ш. фәнни – мәгариф кластерлары турында чыгыш ясады.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.


28
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 28 июнендә видеоконференцэлемтә форматында Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры С.В. Чупшева катнашында киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директор урынбасарлары Гарипов А. Ш., Гревцов А. Б. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С. А. катнаштылар.


25
июнь, 2021 ел
җомга

2021 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш. Х. Гафаров җитәкчелегендә авыл хуҗалыгын цифрлаштыру проектын гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасының цифрлы трансформация стратегиясен эшләү буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә «Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгын цифрлаштыру проектын гамәлгә ашыруның барышы турында» һәм «Татарстан Республикасының цифрлы трансформация стратегиясен эшләү турында» нотыклар белән Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры А. Р. Хәйруллин чыгыш ясады.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры Кудрявцева А.Н. катнашты.


24
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 24 июнендә видеоконференция режимында ДБУ «Юл хәрәкәте иминлеге» директоры, эшче төркем җитәкчесе урынбасары Р. Н.Миңнеханов җитәкчелегендә кызыксынган министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм эшләтү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

«Мәгълүмати системаларның мәгълүмат базаларын карау һәм анализлау нәтиҗәләре һәм аларны «мәгълүматлар фабрикасы» аша интеграцияләү» турындагы мәгълүмат белән «Санлы трансформация үзәге» дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Сәмигуллин Д.Р. чыгыш ясады.

Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион үзәге эшчәнлеген оештыру өчен «капитан күпере» мәгълүмати-аналитик системасының мәгълүмат базаларына керү мөмкинлеген тәэмин итү турындагы нотык белән «Мәгълүмати проектлар белән идарә итү» ҖЧҖ директоры Якубов Т. Э. чыгыш ясады.

«Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәләренең беркетмәләрен үтәү» турындагы мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының мобилизацион әзерлек һәм махсус программалар Идарәсе башлыгы урынбасары Алексеев В. Г. чыгыш ясады.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры А. Н. Кудрявцева, директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина, макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Е. В. Баһаветдинова һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы С. А. Рубцова катнашты.


23
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева җитәкчелегендә кызыксынган министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында яшьләр сәясәте учреждениеләре белән тәэмин ителеш нормаларын билгеләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры А. Н.Кудрявцева катнашты.

2021 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева җитәкчелегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында «Пламя» балалар сәламәтләндерү лагере базасында Казан шәһәренең ике полилингваль белем бирү комплексы өчен өстәмә белем бирү шәһәр яны үзәген булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән социаль программалаштыру бүлеге башлыгы Е.С. Грызунова катнашты.


22
июнь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары М.М. Ибәтов җитәкчелегендә «2014-2023 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү» дәүләт программасына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор урынбасары А.Б. Гревцов һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы С. А. Рубцова катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

2021 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш.Х. Гафаров рәислегендә Татарстан Республикасының цифрлы трансформация проектларын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы узды. Утырышта «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү барышы һәм тәртибе турында»гы доклад белән Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры А. Р. чыгыш ясады. Әлеге мәсьәлә буенча өстәмә доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Н. В.Кондратова чыгыш ясады.

Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры А. Н.Кудрявцева катнашты.


21
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

 

2021 елның 21 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева рәислегендә «Татнефть» ГАҖнең Бөгелмә шәһәрендә «Лилия» санаторий- профилакторийсын тапшыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә Үзәк директоры Кудрявцева А.Н. катнашты.


18
июнь, 2021 ел
җомга

2021 елның 18 июнендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенең И. Шакиров исемендәге концерт залында «Ел табибы – Ак чәчәкләр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Чара эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор урынбасары Гарипов А. Ш. катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International