2019 ел йомгаклары буенча " Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2020 елга бурычлар турында «Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы»

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

2020 елның 2 сентябрендә «Казан Экспо» күргәзмә комплексы мәйданчыгында Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «2019 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2020 елга бурычлар турында» утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов, РФ энергетика министры урынбасары А. Ю Инюцын, республиканың кайбер министрлыклары һәм энергия предприятиеләре вәкилләре катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин үткәрде.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, республиканың тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгы 2018 ел дәрәҗәсенә карата 0,7% ка кимегән. 2007 ел белән чагыштырганда 24,5% ка кимегән. Энергия сыйдырышлылыгын киметү өчен төп драйвер булып технологик фактор билгеләнгән, аерым алганда – заманча энергия саклау технологияләрен үстерү һәм гамәлгә кертү.

Утырышка нәтиҗә ясап, Р. Н.Миңнеханов энергия нәтиҗәлелеге темасы – икътисадның барлык тармакларына да кагыла, дип билгеләп үтте. Соңгы 4 елда ҖРПның энергия сыйдырышлылыгы ел саен 1% ка кими. Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, бу республика мөмкинлекләренә туры килми, һәм барлык тармаклар буенча вәзгыятьне анализларга кушты.  “Аз нәтиҗәле котельныйлар темасын карарга, катнаш эшләп чыгаруга күчәргә кирәк. Индивидуаль җылылык бирүне, кайда мөмкин булган шунда үстерергә кирәк», - диде ул.

Утырышта ДБУ "Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге" ннән директор урынбасары Гарипов А. Ш. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International