Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә беренче чиратта финанс һәм социаль йөкләмәләрне үтәү өчен катгый финанс дисциплинасын үтәүне дәвам итәргә кирәклеген белдерде. Киңәшмәдә агымдагы елның 9 аенда финанс, казначылык һәм салым органнарының эшенә йомгак ясалды һәм ел азагына кадәр бурычлар каралды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада икътисадның җанлануына ирешелде. 9 ай нәтиҗәләре буенча ҖРП үсеше – 102,9%, сәнәгать җитештерүе индексы - 105,2%, төзелеш тармагы-103,7% тәшкил итте. Ваклап сату өлкәсе 8,5% ка үсеш күрсәтте.
Тулаем алганда, консолидацияләнгән бюджетның үз керемнәре 232,4 млрд. сум тәшкил иткән. «Уңай икътисадый динамика безне тынычландырырга тиеш түгел. Шуны истә тотарга кирәк, без элеккечә үк пандемия шартларында эшлибез. Вәзгыять шактый киеренке. Яхшы якка өметләнергә ярамый, без ныклык запасы булдырырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәртеп узганча, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән эш көннәре булачак.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, киләсе елга бюджет 11 млрд.сум дефицит белән формалаштырылган. «Бу акчаларны безгә инде бүген үк табарга кирәк, чөнки дефицитның бер өлеше күчүче калдыклар хисабына капланачак», - дип ассызыклады .Р.Н.Миңнеханов.
ТР Президенты резервлар белән эшне дәвам итәргә чакырды, шул исәптән салым бурычларын киметү буенча да. 1 октябрьгә ул 7,8 млрд. сум тәшкил иткән. «Тиешле бәя бирергә кирәк: узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда без бурычны 602 млн. сумга киметтек-7,1%. Бу гади генә эш түгел, әмма нәтиҗә бар», - дип билгеләп үтте Р.Н. Миңнеханов.
Район һәм шәһәр башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты салымнар буенча бурычларны арттырырга ярамаганлыгын белдерде. «Киләсе елдан районда салымнар буенча бурычларны арттырганда яки җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең бурычлары булганда, без республика бюджетыннан капиталь ремонт максатларына һәм төрле чаралар үткәрүгә ярдәм итү өлешендә финанслауны кыскарту мәсьәләсен караячакбыз. Башкача була алмый. Әгәр сез үзегез начар эшлисез икән, өстәмә ярдәм нинди булырга мөмкин? Шуңа күрә игътибар итегез. Без моны җитди контрольдә тотачакбыз», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Киңәшмә кысаларында нотыклар белән Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров, Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов чыгыш ясадылар.
Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты.