«Укыту һәм тәрбия: тарихи хәтердән технологик лидерлыкка»темасы буенча мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе

2026 елның 14 августы, җомга

2026 елның 13 августында Яр Чаллыда «Мастеровые» рус драма театрында Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов катнашында «Укыту һәм тәрбия: тарихи хәтердән технологик лидерлыкка» темасына мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе узды.

Киңәшмә эшендә шулай ук Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисе Белых И.В., Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Әхмәтов М. Г. катнаштылар.

Видеоэлемтә буенча киңәшмәдә катнашучыларны Россия Федерациясе мәгариф Министры С. С. Кравцов сәламләде.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән тармагындагы вәзгыять турындагы төп доклад белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры И. Г. Һадиуллин чыгыш ясады.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә директор урынбасары А. Ш. Гарипов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International