ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Сишәмбе, 1 октябрдә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында арбитраж идарә итүчеләрнең эшчәнлекләрен һәм банкротлык процедурасының нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре буенча җирле үзидарәле органнарның һәм башкарма хакимияте органнарының үзара бәйләнеш буенча эш төркеме утырышы узды.
 

Бүген Татарстан Премьер-министры И.Ш. Халиков һәм торак-коммуналь хуҗалыгына реформа ясауга булышлык Фондның генераль директоры К.Г. Цицин катнашуы белән “Торак-коммуналь хуҗалыгы программаларын тормышка ашыру нәтиҗәләре һәм 2013-2014 елларга җылыту вакытына хәзерләнү турында” темасына Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең утырышы узды


1
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф. Моратов җитәкчелегендә федераль дәүләт үзидарәле югары белем бирү уку йорты “Казан (Иделбуе) федераль университет”ының фәнни-белем кластерының Координацион советының утырышы узды

27
сентябрь, 2013 ел
җомга
Бүген ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең уку бүлмәсендә функциональ бүлекләре белгечләре катнашуы белән Фәнни-координацион советының чираттагы утырышы узды.
Икътисади анализ бүлегенең мөдире В.Ю. Ведерников технологик тезмәләре белән бәйләнгән хуҗалык ияләренә дәүләт преференцияләрен бирү анализы турында сөйләде.
2013 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ю.З. Камалтынов рәислегендә Татарстан Республикасы Балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен, мәшгульлеген оештыру буенча ведомствоара комиссиясенең утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары җитәкчеләре, балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен, мәшгульлеген оештыру буенча район ведомствоара комиссия рәисләре катнашты.

25
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында булып узган җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева Татарстан Республикасында хезмәт мигрантларының аадаптацияләнү системасы буенча доклад белән чыгыш ясады.

24
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының финанслар Министрлыгында балалар-яшьүсмерләр өчен спорт мәктәпләренең федераль спорт объектлары арасында эксплуатацион чыгымнарны каплау өлкәсендә үзара мөнәсәбәтләренә багышланган җыелыш булып узды. Элеге җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социаль программалаштыру бүлегенең баш белгече Р.А.Хасанов катнашты


17
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында сәләтле балалар өчен гомуми белем учреждениеләренең эшчәнлекләрен финанс тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды


13
сентябрь, 2013 ел
җомга
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең уку бүлмәсендә функциональ бүлекләре белгечләре катнашуы белән Фәнни-координацион советы карамагындагы даими рәвештә үтә торган семинарының чираттагы утырышы узды.

Региональ политика бүлегенең мөдире Р.М. Даутов җирле бюджет керемнәрен арттыру коралы буларак икътисадый агломерация чикләрендә муниципальара инвестицион проектларын тормышка ашыру концепциясен тәкъдим итте


12
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш Советы утырышы узды. Утырышта “Татарстан Республикасы дәүләт органнарында һәм муниципаль районнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге турында”гы мәсьәлә каралды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International