ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында кадрлар резервын формалаштыру мәсьәләләренә багышланган җыелыш булып узды.


18
октябрь, 2013 ел
җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында “2011-2015 елларда Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше Программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты буенча Татарстан Республикасының министрлыклар һәм ведомстволардан килгән тәкъдимнәрне карау үтте

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында хокук тәртибен бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе утырышы узды


14
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттан тыш Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышын уздырды.
Утырышта ТР муниципаль берәмлекләр башлыклары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, тикшерү-күзәтчелек органнары, ТКХ һәм энергетика объектлары, балалар өчен социаль учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.
Җомга көнне, 11 октябрдә, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф. Моратов җитәкчелегендә керемнәрне легализацияләү һәм тормышның дәрәҗәсен күтәрү буенча Республика ведомствоара комиссиясенең утырышы узды. Утырыш республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтыруы белән видеоконференция режимында үтте.

Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


9
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген  Икътисад министрлыгында Бөтендонья Банкының яңа Докладына багышланган семинар булып узды. Семинар видеоконференция режимында узды. Татарстан Республикасы белән бергә Рәсәйнең башка күп регионнары да катнашты.  Әлеге конференция кысаларында катнашучылар Бөтендонья Банкының яңа Докладының төп нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.

3
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның 1-3 октябрләрендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нә Саха (Якутия) Республикасы делегациясе килеп китте. Саха (Якутия) Республикасы стратегик тикшеренүләр Үзәге белгечләренең визиты тәҗрибә уртаклашу белән бәйле иде


2
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Сишәмбе, 1 октябрдә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында арбитраж идарә итүчеләрнең эшчәнлекләрен һәм банкротлык процедурасының нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре буенча җирле үзидарәле органнарның һәм башкарма хакимияте органнарының үзара бәйләнеш буенча эш төркеме утырышы узды.
 

Бүген Татарстан Премьер-министры И.Ш. Халиков һәм торак-коммуналь хуҗалыгына реформа ясауга булышлык Фондның генераль директоры К.Г. Цицин катнашуы белән “Торак-коммуналь хуҗалыгы программаларын тормышка ашыру нәтиҗәләре һәм 2013-2014 елларга җылыту вакытына хәзерләнү турында” темасына Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең утырышы узды


1
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф. Моратов җитәкчелегендә федераль дәүләт үзидарәле югары белем бирү уку йорты “Казан (Иделбуе) федераль университет”ының фәнни-белем кластерының Координацион советының утырышы узды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International