ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Хөкүмәтенең чираттагы киңәшмәсен уздырды. Киңәшмә  балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади мөмкинлекләре концепциясен тормышка ашыру, талантлар белән идарә итү мәсьәләләренә багышланган иде.

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында, барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Премьер-министр урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров катнашты.

Илдар Халиков үзенең чыгышында искә төшергәнчә, Республиканың "Перспектива” балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм тормышка ашыру концепциясе Татарстан Президенты Указы белән 2012 елның октябрендә кабул ителгән иде.

Бу концепция нигезендә 2014 елның декабрендә Татарстан Хөкүмәте Карары белән “2015-2020 елларга ТРда талантлар белән стратегик идарә итү” программасы кабул ителде. Илдар Халиков ассызыклаганча, программа финанслана, ә аларны гамәлгә ашыру буенча вәкаләтле орган итеп “Казан ачык талантлар университеты 2.0” автоном коммерцияле булмаган оешмасы билгеләнде.

ТР Премьер-министры шулай ук белдергәнчә, 2015 елның декабрендә “Талантларны ачу” форумы узды, аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәләтле яшьләрне иртәрәк ачыклап, аларны алга таба үстерү буенча эшне камилләштерүнең мөһимлеген билгеләде.

“2015-2020 елларга ТРда талантлар белән стратегик идарә итү” программасы тормышка ашыру һәм 2016 елга куелган бурычлар турында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады.

Министр сүзләренчә, 2015 елда программада каралган  барлык чаралар үтәлгән. Семинар, түгәрәк өстәл, экспертлар сессияләре, белем бирү мәктәпләре уздырылган. Хәзерге вакытта республика буенча формаль булмаган белем бирү программасына 12 яшьтән 30га кадәр булган 10 меңнән артык балалар һәм яшьләр җәлеп ителгән.

Энгель Фәттахов 2016 елга билгеләнгән төп бурычларның берсе буларак, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук алдынгы эш бирүчеләр белән бергә, Татарстан Республикасы икътисадына сәләтле һәм талантлы балаларны, яшьләрне ачыклау һәм интеграцияләү регламентын эшләргә кирәклеген хәбәр итте. Талантлы яшьләр өчен яңа модель кадрлар лифтлары һәм социаль лифтлар кирәк, диде ул.

Балалар һәм яшьләр потенциалын гамәлгә ашыру һәм үстерү мониторингы буенча республика системасын төзү мөһим бурыч булып тора. Моның өчен муниципаль районнар һәм шәһәр вәкилләрен укыту уздырыла, шул исәптән 21-28 августта “Талантларны ачу” җәйге яшьләр мәктәбендә.


22
июль, 2016 ел
җомга

2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 108,8 млрд. сум тәшкил итә, кире кайтарылмый торган түләүләрне дә исәпкә алып, алары – 121,3 млрд. сум. Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары –113,8 млрд. сум.  Барлык салым түләүләреннән гомуми килер – 209,3 млрд. сум.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Төп мәсьәлә - 2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2016 елның азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, беренче яртыеллыкта төп макроикътисадый күрсәткечләр 2015 елның шул чоры белән чагыштырганда   бераз үскән. Сәнәгать җитештерүе индексы (ИПП) – 103,2%ка, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме – 101,7%ка, төзелеш эшләре үсеше темплары– 103,9%ка һәм башкалар.   

Бүген уңай динамика сакланышын тәэмин итәргә, икътисад үсешенең резервларын табарга, предприятиеләрнең нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итәргә кирәк, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, 2016 елның 5 ае йомгаклары буенча республика предприятиеләренең 25%ы диярлек 18 млрд. сум күләмендә зыянга эшләде, үткән елның шул чорына карата 4 млрд. сумга үсеш.

Моннан тыш, 700дән артык оешма һәм предприятие банкротлык процедурасында, ел башыннан бирле 50 предприятиегә арткан. Якын киләчәктә бу бюджет килеренә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә бу мәсьәләгә аерым игътибар итәргә кушты. 

Аннары, ул физик затлар керемнәренә салым җыю буенча кайбер районнарның артта баруын билгеләп үтте. 

Салым бурычларына килгәндә исә, бу мәсьәлә буенча без аерым киңәшмә уздырдык, диде Рөстәм Миңнеханов. 1 июльгә салым бурычлары 7,2 млрд. сум тәшкил итә.   

2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2016 елның азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин чыгыш ясады.

2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2016 ел азагына кадәр республиканың финанс системасы органнарының бурычлары турында финанс министры Радик Гайзатуллин республика киңәшмәсендә сөйләде.    

Киңәшмәдә  ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


20
июль, 2016 ел
чәршәмбе

ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева җитәкчелегендә “Татарстан Республикасының күп балалары гаиләләре” региональ иҗтимагый организациясенең  рәисе А.В. Кузнецов белән очрашу булып узды.

 Очрашуда  мохтаҗ булган күп балалары гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга юнәтелгән тәкъдимнәр әзерләү һәм җир участокларын бүлеп бирү сораулары каралды.

Шулай ук ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең сайтында күп балалары гаиләләргә җир участокларын бүлеп бирүгә караган онлайн сораулар урнаштырылган.

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында бадминтон буенча республика балалар һәм яшьләр спорт мәктәбен төзү сорауларына багышланган җыелыш булып узды.

  Җыелыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социаль программалаштыру бүлегенең баш белгече Р.А.Хасанов катнашты.


13
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында информацион һәм коммуникацион технологияләр өлкәсендә төбәкара Компетенцияләр Үзәген төзүгә карата багышланган чаралар буенча җыелыш булып узды.

  Җыелыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социологик программалаштыру бүлегенең мөдире Е.С.Грызунова катнашты.


8
июль, 2016 ел
җомга

Казан Кремлендә башкарма хакимият органнары белән берлектә республикада психологик ярдәм күрсәтү хезмәтен камилләштерү буенча  Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советының утырышы узды.

Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


6
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасы проектын әзерләү буенча оешкан ведомствоара хезмәт группасының утырышы узды.

Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


19
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек базарын күзәтү буенча штаб эшли, һәм атна саен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мониторингы төзелә. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республиканың профсоюз активы белән очрашуда белдерде.

Очрашу Хезмәт сараенда узды (Казан, Мөштәри ур., 9).

“Республикада төп туклану продуктларына бәяләр җитди күзәтелеп тора”, - дип белдерде ТР Премьер-министры.

Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә чит ил товарларын алыштыруга этәргеч бар. 2015 ел нәтиҗәләре буенча республикада сыр җитештерү 1,5 тапкыр, шикәр-28%ка, макарон-18%ка, кош ите-10%ка, май-14%ка арткан.

“Гомумән бу – төп туклану продуктларына бәяләрне күзәтеп тору мөмкинлеген бирә”, - дип йомгаклады Илдар Халиков.


17
май, 2016 ел
сишәмбе

Россия Президенты тарафыннан билгеләнгән Социаль-икътисадый үсешнең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча РФ Президенты каршындагы комиссия утырышы булып узды. Аны Россия Президенты Владимир Путин алып барды.

Чара Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә узды.

Утырышта федераль министрлыклар һәм ведомстволар башлыклары, Россия Федерациясе Президентының федераль округлардагы вәкаләтле вәкилләре, кайбер төбәкләр җитәкчеләре катнашты.  

Утырышта Россия  Президентының 2012 елның 7 маендагы указларында күрсәтелгән йөкләмәләр үтәлешенең барышы турында фикер алыштылар. Көн тәртибендә, аерым алганда, сәламәтлек саклау системасын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү, балаларга өстәмә белем бирүне үстерү, дәүләт хезмәт күрсәтүләре сыйфатын, шул исәптән ТКХ өлкәсендә дә, яхшырту мәсьәләләре каралды.

Кереш сүзендә Владимир Путин искәрткәнчә, дүрт ел элек мәгълүм май указларында икътисадтагы, социаль өлкәдәге, демографиядәге, фәндә һәм мәгарифтәге һәм башка өлкәләрдәге максатлар билгеләнгән иде.

Россия Президенты аерым ассызыклаганча: башкарылган эшләр нәтиҗәләрен контрольдән төшереп калдырылган йөкләмәләр саны яисә язылган хисаплар күләме буенча бәялисе түгел – кешеләр чыннан да яхшыга таба үзгәрешләрне сизәргә тиеш.

Владимир Путин фикеренчә, балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә мөһим адымнар ясалган. Музыка һәм спорт мәктәпләрендә, төрле түгәрәкләрдә, секцияләрдә шөгыльләнүче балалар саны арта.


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 41,2 млрд. сум тәшкил итә. Керемнәрнең бу күләме 2015 елның 1 кварталы белән чагыштырганда 2,2 млрд. сумга ким, ягъни 5%ка.

Бу күрсәткечләрне 2016 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар белән узган республика киңәшмәсен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. 

ТР финанс министры сүзләренчә, Татарстан Республикасы бюджеты 32,6 млрд. сумга үтәлгән, үткән ел белән чагыштырганда 2,2 млрд. сумга, ягъни 6%ка ким.

Җирле бюджетларның үз керемнәре үткән ел дәрәҗәсендә тупланган –  8,6 млрд. сум.

Аннары Татарстан Республикасы финанс министры аеруча мөһим салымнарга тукталды. 1 кварталда табышка салым килере – 12,7 млрд. сум,  былтыргыдан 4 млрд. сумга ким, ягъни 24 процентка.

Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы ай саен 1151 оешма буенча табышка салымга мониторинг уздыра. Анализ күрсәткәнчә: 430 оешма түләүләрне киметкән, ягъни гомуми күләмнең 37% ы (4,9 млрд. сумга).

 

Тагын бер салым – физик затлар керемнәренә салым буенча Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына 14 млрд. сум кергән, шулардан  9,7 млрд. сум республика бюджетына, җирле бюджетларга – 4,3 млрд. сум.

Салым булмаган керемнәр буенча Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына 2,8 млрд. сум кергән, 2015 елның шул чоры белән чагыштырганда 127 млн. сумга, ягъни 4 процентка ким.

Җирле бюджетларга керемнәр 23 %ка кимегән һәм 1,2 млрд. сум тәшкил итә. Бу салым булмаган керемнәр 21 муниципаль районда һәм 2 шәһәр округында кимегән. 

1 кварталга керемнәр буенча йомгак ясап, Радик Гайзатуллин ассызыклаганча, киләчәктә бюджет үтәлеше кискенләшә, бу 1 кварталда артта калуга бәйле.

Радик Гайзатуллин 1 кварталда федераль бюджеттан кергән акчаларга аерым игътибар итте. Федераль акчалар исәбеннән быел чыгымнар былтыргыга караганда 4,2 млрд. сумга кимегән.

2016 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары 44,1 млрд. сум тәшкил итә.

Республика бюджеты 39,8 млрд. сум күләмендә чыгым ясаган.

Бюджетра трансфертлар җирле бюджетларга үз вакытында бирелгән һәм 9,7 млрд. сум тәшкил итә.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2016 елның 1 кварталында Татарстанның тулаем төбәк продукты күләме былтырның шул чоры белән чагыштырганда 101,9 процент тәшкил итә, сәнәгать җитештерү индексы – 102,1 процент, төзелеш күләме – 104,2 процент.

Ваклап сатуда товар әйләнеше күләме 1,4 процентка кимегән.

«Икътисадка йогынты ясаучы факторлар бар, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу ел башында нефть хакына бәйле».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International