ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2016 ел
җомга

ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Фәнни-координацион советының чиратагы утырышы узды.

Тарифлар сәясәте бүлегенең мөдире К.П.Куренков торак өлкәсендә булган яңа законнар белән таныштырды.

Россиядә һәм Татарстан Республикасында законнар чыгару өлкәсендә булган соңгы яңалыклар турында региональ сәясәт бүлегенең мөдире Р.М.Даутов сөйләде.

Икътисад яңалыкларын идарә итү технологияләре һәм белем бирү программалары бүлегенең баш белгече Г.Э.Сөләйманова китерде.


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын уздырды.

Утырыш социаль-икътисади үсештән алга чыккан “Яр Чаллы” территориясенә резидентлар җәлеп итү мәсьәләсенә багышланган иде. 

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Видеоконференция режимында утырышта республика муниципаль районнары вәкилләре катнашты.

Бүген төп бурыч – потенциаль резидентларны җәлеп итү, дип саный Илдар Халиков.


14
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда ачылган инжиниринг үзәкләре сәнәгать предприятиеләренә фәнни тикшеренүләр өчен ныклы нигез булырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инжиниринг үзәкләре һәм прототиплау үзәкләренең предприятиеләр белән багланышын ныгыту мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмәдә белдерде.

Чара ТР Хөкүмәте йортында бөтен муниципаль районнар белән видеконференцэлемтә режимында үтте.

Киңәшмәне ачып Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан Республикасы региональ инжиниринг үзәкләрен үстерү буенча федераль программаларда катнаша. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән Татарстанда дүрт инжиниринг үзәге һәм ике прототиплау үзәге булдырылган һәм эшләп киләләр. Биредә иң заманча җиһазлар урнаштырылган, үзәкләр Россиядә иң тәэмин ителгәннәрдән санала, һәм алар бүген эшли, шул исәптән шоу-рум кебек эшлиләр, диде Рөстәм Миңнеханов.

Барыннан элек, ачылган үзәкләр товар җитештерүчеләр белән эшләргә тиеш, дип саный Татарстан Президенты, заман шартларында конкурентлыкка сәләтлегебез технологияләребезн һәм чит илләрдән кертелә торган товарлар урына үзебезнекен булдыру кысаларында продукт бирә алуыбыздан торуын аңлыйбыз.

“Үзәкләр мөмкин кадәр файдаланырга, эре һәм урта бизнес белән актив багланышта булырга тиеш дип саныйбыз. Моннан тыш, үзәкләр актив инновацион кече предприятиеләргә дә эшләргә тиеш дип уйлыйм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Үзәкләр эшенә сәнәгать предприятиеләренең дә ихтыяҗы булырга тиеш, дип билгеләп үтте ул, бу хәрәкәт ике яктан да теләктәшле булырга тиеш – үзәкләрнең дә үзләренең файдалы булырлык юнәлешләрне әзерләп бирүе кирәк, һәм сәнәгать предприятиеләре дә үзәкләр нигезендә бүген булган мөмкинлекләрне анализларга, аларны җитештерүнең теге яки бу бурычларын хәл итүгә җәлеп итәргә тиешләр. Аерым уңай мисаллар бар, диде Рөстәм Миңнеханов, бу, шул исәптән, “КАИ-Лазер” инжиниринг үзәге дә.

“Минемчә, без үзәкләргә бурычлар куерга, нәтиҗәле эш итүнең төп күрсәткечләрен җиткерергә тиеш, алар үз максталарын белергә тиеш, - диде Татарстан Президенты. - Без мониторинглау системасын булдырырга тиеш - шул үзәкләрне һәм аларга мөрәҗәгать итәчәк сәнәгать предприятиеләрен мониторинглау".

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, семинар-киңәшмә нәтиҗәләре буенча төгәл бурычлар теркәләчәк – үзәкләр өчен дә, предприятиеләр өчен дә. Шулай ук үзәкләр белән эшлисе предприятиеләр билгеләнәчәк.

Татарстан Президенты тагын бер тапкыр басым ясап әйткәнчә, төп бурыч – үзәкләрнең товар җитештерүчеләр белән тыгыз багланышын тәэмин итү. “Безгә үзәкләрнең предприятиеләр белән бәйләнешен тәэмин итү зарур, - диде ул. – Һәм семинар-киңәшмә без үзебезнең теләкләребезне җиткерә, эш итүнең программасын аныклауга каралган”.

Семинар-киңәшмә барышында докладлар белән инжиниринг үзәкләре вәкилләре чыкты. Рөстәм Миңнеханов аларның эшчәнлеген бәяләде, төбәк инжиниринг үзәкләре һәм прототиплау үзәкләре белән сәнәгать предприятиеләре багланышларын ныгыту мәсьәләсендә активрак эшләргә тәкъдим итте.


1
апрель, 2016 ел
җомга

Бүген ТР Хөкүмәте утырышында республиканың “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына кабул ителгән мөрәҗәгатьләрне карау кысаларында кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләрен яклауны тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Утырыш ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә үткәрелде.

Анда ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

ТР Премьер-министры билгеләп үткәнчә, “Халык контроле” системасы, эшли башлаганнан бирле, татарстанлыларга үзләрен борчыган проблемалар хакында ирештерергә мөмкинлек биргән нәтиҗәле чарага әверелде. Мөрәҗәгатьләрнең булуы – системаның халык тарафыннан кабул ителгәнлегенең иң яхшы күрсәткече булып тора. Ул китергән мәгълүматларга караганда, узган ел нәтиҗәләре буенча, “Халык контроле” системасына татарстанлылардан барлыгы 29 мең 673 мөрәҗәгать кабул ителгән. Шул рәвешле, мөрәҗәгатьләр саны , 2014 ел белән чагыштырганда, 38 процентка арткан.

“Бу – халыкның системага ышанычын күрсәтә торган бик зур сан. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелегенең Татарстан башкаласына туры килүен исәпкә алсак, Казан каласы Башкарма комитетына аларны хәл итү буенча зур эш йөкләнә, шуңа да карамстан, комитет бу системада актив эшчәнлек алып баруын дәвам итә, – дип ассызыклап үтте Илдар Халиков. Хәл ителгән мөрәҗәгатьләр күрсәткече, шулай ук, артып, 21 мең 669дан гыйбарәт булган. Бу – 73 процент дәрәҗәсендә (2014 елда – 69 процент). – Система кабул ителгән барлык белдерүләр буенча мәсьәләрне чишү бурычын күз уңында тотмый, чөнки аларның кайберләре нигезсез, кайберләрен хәл итү өчен озак вакыт яки зур күләмдә акча таләп ителә. Әмма бу күрсәткечне 75 процентка кадәр җиткереп, шул дәрәҗәдә саклый алырбыз дип уйлыйм”.

ТР Премьер-министр әйтүенчә, мөрәҗәгатьләрне хәл итүдә бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы һ.б юнәлешләр буенча гамәлгә ашырыла торган ТР Президенты программаларының өлеше зур. Шул ук вакытта, зур күләмдә акча, көч таләп ителми торган сорауларның хәл ителмичә, “эленеп торуы” аяныч.

2013 елдан бирле “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы баш модераторы эшчәнлеген тормышка ашырган Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, соңгы елларда татарстанлыларның бу ресурска ешрак мөрәҗәгать итүе күзәтелә. Ул китергән статистик мәгълүматлар шуны күрсәтә: былтыр системага кабул ителгән 29 мең 673 мөрәҗәгатьнең 1 мең 512се, нигезле рәвештә, кире кагылган, 6 мең 194е буенча эшләр планлаштырылган, 298е буенча эш алып барыла.

Быел да мөрәҗәгатьләрнең саны арту күзәтелә. Агымдагы елның I кварталы нәтиҗәләре буенча аларның саны, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 71 процентка арткан.

Кызганыч, билгеләнгән 10 көнлек срокта хәл итәргә мөмкин булган кайбер мөрәҗәгатьләр буенча проблеманы хәл итү бик күп айларга, елларга сузыла. Даими мониторинг нәтиҗәләре буенча атнасына 50ләп белдерүне яңадан эшкә кайтарабыз, дип билгеләп үтте Сәрия Сабурская. Билгеләнгән вакыт эчендә үтәлмәгән мөрәҗәгатьләр күрсәткече буенча республиканың Биектау (29 процент, ягъни 158 мөрәҗәгатьнең 53 кире эшкә кайтарылган), Тукай (26 процент), Яшел Үзән (22 процент), Чистай районнарын (18 процент) аерым атады.

Былтыр кире эшкә кайтарылган мөрәҗәгатьләрнең күбесе “Поликлиникалар һәм хастаханәләр” категориясенә туры килгән (22 процент). Татарстанлылар, нигездә, медицина учреждениеләре эшчәнлегеннән канәгать булмаган. Әйтик, казанлы балигъ булмаган баласының медицина күзәтүе узу өчен башкаланың 7нче балалар клиник хастаханәсенә неврологка һәм күз табибына эләгә алмавы һәм учреждение педиатрының түләүле клиникага мөрәҗәгать итәргә кушуыннан зарланып мөрәҗәгать иткән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, үз чиратында, төп модератор буларак, кадрлар кытлыгы нәтиҗәсендә, тар белгечлекләргә кабул итү буенча кыенлыклар турында җавап урнаштырган. Шул ук вакытта поликлиника җитәкчелегенең белдерү авторы белән элемтәгә керүе, баланың югарыда телгә алынган табибларга язылуы турында да хәбәр ителгән.

“Кызганыч, бу бердәнбер мөрәҗәгать түгел. Әлеге төр белдерү буенча күрелергә ителергә тиешле системалы чаралар комплексы ахырына кадәр кабул ителмәде”, – дип билгеләп үтте ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм бу уңайдан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына “Халык контроле” системасына пациентлар тарафыннан табиб-белгечләрнең кабул итү срокларын үтәмәүгә бәйле нигезле мөрәҗәгатьләр санын киметү бурычын куюны тәкъдим итте.

Сәрия Сабурская әйтүенчә, “Поликлиникалар һәм хастаханәләр” категориясе буенча кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең икенче бер өлеше гражданнарның бушлай медицина ярдәме алуга дәүләт гарантияләре программасы нигезендә, планлы медицина ярдәме күрсәтү кысаларында диагностика тикшеренүләре үтү мөмкинлеге, медицина ярдәме күрсәтү күләме һәм сроклары, шул исәптән көтү вакыты турында хәбәрдар булмавын күрсәтә. Былтыр декабрьдә үткәрелгәнгән медицина оешмалары сайтлары мониторингы гражданнарның хәбәрдарлыгы өлешендәге хокук бозуларның системалы булуын күрсәтә. Бу медицина оешмалары җитәкчеләренең әлеге эшне оештыруга игътибары җитәрлек булмавын дәлилли, дип ассызыклады ТР да кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил. Аның сүзләренчә, “Һәркемгә уңайлы мохит” категориясе буенча кире эшкә кайтарылган мөрәҗәгатьләрнең саны да шактый – барлык мөрәҗәгатьләрнең 19 проценты.

Былтыр системада кеше хокукларына бәйле берничә яңа категория булдырылган. Хәзер татарстанлылар хезмәт өчен түләүнең яшерен формалары, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү, хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен бозу буенча да мөрәҗәгатьләрен калдыра ала. Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, әлегә бу категорияләр әллә ни популяр булмаса да, алар буенча кабул ителгән мөрәҗәгатьләр проблемалар булуы турында сөйли.

Илдар Халиков әйтүенчә, иң борчыганы – системалы, әйтик, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча кабул ителә торган мөрәҗәгатьләр. Шундый проблема ачыкланган икән, аны бер учреждение кысаларында гына түгел, ә тулаем челтәр буенча хәл итү зарур. Җәяүле кичүләре, люклар, юл билгеләре урнаштыру кебек сораулар, күп дигәндә, 30 көн эчендә хәл ителергә тиеш, дип ассызыклады ул.


25
март, 2016 ел
җомга

ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Фәнни-координацион советының чиратагы утырышы узды.

Дәүләти ярдәм күрсәтү сыйфатының стандартларын модификацияләү турында бюджет өлкәсен мониторинглау бүлегенең мөдире Л.А.Зиганшина сөйләде. Әлеге информация белән сайтта танышырга була.

Икътисад яңалыкларын социаль программалаштыру бүлегенең төп белгече Р.А.Хасанов китерде.


23
март, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген азык-төлек финанс ресурслары һәм энергетика иминлеге белән бер үк дәрәҗәдәге стратегик әһәмияткә ия. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азык-төлек иминлеген тәэмин итү темасына уздырылган Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышында хәбәр итте.

Чара Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин Федераль Собраниегә юлламасында 2020 елга эчке базарны үзебезнең илдә җитештерелгән азык-төлек белән тулысынча тәэмин итү бурычын куйды. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү, саклау өчен, шулай ук чәчүлек һәм нәсел фонды өчен хәзерге заман Россия җитештерү технологияләрен булдырырга кирәк.

«Азык-төлек иминлеге дигәндә азык-төлек белән үзебезне үзебез тәэмин итүнең билгеле бер дәрәҗәсенә ирешү генә түгел, азык-төлек продуктларының халык өчен физик, шулай ук икътисадый яктан мөмкин булуын да аңларга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең эшебезнең төп юнәлешләре азык-төлек продукциясен җитештерүне арттыру, халыкның азык-төлекне куллану дәрәҗәсен күтәрү, җитештерелә һәм кулланыла торган ризыкларның сыйфатын яхшырту, шулай ук бу өлкәдә нәтиҗәле идарә оештыру булырга тиеш».

Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, республикада үткән ел йомгаклары буенча җыелма авыл хуҗалыгы продукциясе хакы 214 млрд. сум тәшкил иткән, ҖРПта өстәлгән җыелма бәя өлеше 7,8%, АСКна инвестицияләр күләмнәре дә арткан. Бүген Татарстан Россия төбәкләре арасында сөт җитештерү буенча – беренче урында, бәрәңге җыеп алу буенча – икенче урында бара, терлек һәм кош ите җитештерү буенча беренче унлыкка керә.  

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика азык-төлек бәйсезлеге буенча Россия Федерациясе Азык-төлек иминлеге доктринасында расланган күрсәткечләргә ирешкән. Яшелчә, җиләк-җимеш, балык һәм балык продуктлары буенча гына искәрмә бар. Шуның белән бергә, Татарстан – сыер итенең дүрттән бер өлешен, 93 % балык продуктларын һәм 37% сөт һәм сөт  продуктларын читтән кертә. «Күрше регионнардан республикага безнең чималдан җитештерелгән азык-төлек товарлары 70 млрд. сум күләмендә кертелә», – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов импортны алмаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кушты.

Читтән кертелгән орлыкларга һәм генетик материалга бәйле булу җитди проблема булып кала, диде Рөстәм Миңнеханов. Россия бу базарда абсолют импортер диярлек: орлыклар импорты һәм экспорты чагыштырмасы – 97:3.    

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республикада шәхси хуҗалыклардагы терлекләр саны кими бара. Әгәр федераль дәрәҗәдә кече хуҗалыкларга ярдәм буенча катгый карарлар кабул ителмәсә, якындагы елларда бу төр хуҗалыклардан без тулысынча мәхрүм калачакбыз, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Кооперацияләрне үстерүгә дә аерым игътибар бирергә кирәк. Фермерларга авыл хуҗалыгы продукциясен сату һәм эшкәртү кыенга туры килә. Шул продуктларны кабул итү һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче кооперативларны үстерү соңгы продукция җитештерүчеләр өлешен арттырачак», – дип саный Татарстан Президенты.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, «реаль керемнәр кимү аркасында куллану дәрәҗәсе 8 процентка кимеде, шул ук вакытта товар чегы хакы сакланып калды. Димәк куллану дәрәҗәсе түбән бәяләр төркеменә күчә, – диде Татарстан Президенты. – Азык-төлек ярминкәләре уздыру белән бергә, азык-төлекнең икътисадый яктан һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итү өчен яңа формалар табарга, башка төбәкләр тәҗрибәсен активрак өйрәнергә кирәк».

«Моннан тыш, бүген хәл ителергә тиешле башка мәсьәләләр дә бар. Бу муниципаль берәмлекләрдә бәяләрнең төрле булуы. Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Мөгаен, башкарма хакимият органнарының бу өлкәдә җаваплы оештыру структурасын оптимальләштерү мәсьәләсе өлгергәндер», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Азакта Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, фальсификацияләнгән сөт продукциясенең артуына бәйле мәсьәләгә дә аерым игътибар кирәк.


21
март, 2016 ел
дүшәмбе

Бүгенге икътисадый вәзгыять Россия җитештерүчеләренә агрессиврак импортны алыштыруга мөмкинлекләр бирә, һәм шуңа бәйле рәвештә икътисадның яңа инвестицион тармакларын формалаштыру, кооперацияне киңәйтү һәм производстволарны специальләштерүгә, яңа технологияләрне кертүгә ярдәм итү актуаль була. 

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында хәбәр итте. 

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды һәм Татарстан Республикасында фәнни эшләнмәләрне сәнәгать производствосы өчен яраклаштыруга, технологияләр һәм белемне коммерцияләштерүгә ярдәм итүче инфраструктураны үстерү мәсьәләләренә багышланган иде. 

Киңәшмәдә видеоконференцэлемтә режимында республиканың бөтен муниципаль районнары вәкилләре катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада био-, нано-, мәглүмат технологияләре, югары технологияле медицина, робот техникасы, генетика юнәлешләрен үстерү һәм яңа материаллар үстерүгә җитди игътибар бирелә. Әлеге юнәлешләрне актив һәм максатчан үстерү өчен республикада дүрт инжиниринг үзәге, ике прототипллаштыру үзәге эшли.

"Аларны оештыруның төп максаты - кече һәм урта эшкуарлык субъектларының базар ихтыяҗларына технологик әзерлеген арттыруны тәэмин итү, - диде Татарстан Президенты. -  Россия Икътисадый үсеш министрлыгының кече һәм урта бизнеска ярдәм итү программаларында Татарстанның катнашуы ярдәмендә, безнең инжиниринг үзәкләренә 2 млрд. сумга якын акча кертелде, аларның төп өлеше - федераль акчалар, шулай ук республика бюджеты акчалары".

Шул ук вакытта инжиниринг үзәкләренең җиһазларыннан файдалануның нәтиҗәлелеге югары дәрәҗәдә түгел, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Куелган максатларга һәм бурычларга ирешү өчен барлык катнашучыларның һәм кызыксынган якларның - инжиниринг үзәкләре, университетлар, зур сәнәгать предприятиеләре, инновацион актив кече предприятиеләр һәм тармак министрлыкларының хезмәттәшлеген җайга салу зарури.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, предприятиеләрнең фән белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәсе яңа эшләнмәләр, перспективалы җитештерү һәм югары технологияле эш урыннары булырга тиеш. Инжиниринг үзәкләре белән уңышлы хезмәттәшлек мисалы итеп ул К(И)ФУ, КИТТУ-КАИны китерде.

"Вуз эшләнмәләрен коммерцияләштерү белән активрак шөгыльләнү кирәк, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. - Инжиниринг үзәкләренең инфраструктурасын файдаланып, безнең предприятиеләрнең патент базасын үстерү кирәк".

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, инжиниринг үзәкләре югары технологияле кече һәм урта предприятиеләр һәм эре бизнес арасында кооперацияне тәэмин итүдә дә әһәмиятле роль уйный. Ул искәртеп узганча, бүген вуз һәм предприятиеләргә идарә компетенцияләрен үстерү, базар таләпләренә туры килүче инжиниринг һәм эшче кадрларны максатчан әзерләүдә  уртак эш оештыру зарури.

Моннан тыш, Татарстан Президенты фикеренчә, бүген безгә ТРның инжиниринг һәм инновацион инфараструктурасын үстерү концепциясе кирәк. Шулай ук потенциаль заказ бирүчеләрнең инжиниринг үзәкләре күрсәтә торган хезмәт турындагы мәгълүматы белүләрен арттыру буенча чаралар үткәрергә кирәк - массакүләм мәгълүмат чараларын, инжиниринг үзәкләре мөмкинлекләрен тәкъдим итеп була торган төрле чараларны файдалану кирәк. 

Утырыш барышында докладлар белән ТР икътисад министры Артем Здунов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Туполев исемендәге КИТТУ ректоры Альберт Гыйльметдинов һәм башкалар чыгыш ясады.


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТРда Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.   

Татарстан дәүләт хакимияте органнарының коррупциягә каршы эшен кешеләр тарафыннан җитәрлек дәрәҗәдә уңай дип танылган Россия төбәкләре арасына керүгә карамастан, җиңүне бәйрәм итәрлек сәбәпләр юк, дип саный Татарстан Республикасы Президенты. Ул билгеләп үткәнчә, бүген  товарлар сатып алу, эшләр башкару һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә  коррупция чалымнары буенча прокуратура органнары тарафыннан ачылган закон бозулар саны арту күзәтелә. Шундый ук хәл дәүләт финанс контроле ораннары тарафыннан да ачыклана.   

Рөстәм Миңнеханов раслаганча, соңгы 5 ел эчендә дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсендә ачылган бозулар суммасы бер ярымга артты, ә башкарылган эшләр күләмнәре хакы – 16 мәртәбә. «Моннан тыш, бюджет  акчаларын законсыз үзләштерү буенча хокук саклау органнары тарафыннан ачылган җинаятьләр саны кимеми. Коррупцион юнәлешле җинаятьләр саны өч мәртәбә диярлек арткан. Ришвәтчелек буенча гына да үткән ел 400дән артык факт ачыкланган», - диде ул. 

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, бу саннар реаль картинаны чагылдырмый. «Коррупция җинаятьчел күренешләр белән генә чикләнми –  бу тормышның барлык якларына да кагылучы киң төшенчә», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул билгеләп үткәнчә, коррупциягә карата фикер йөрткәндә гражданнар чиста җинаять белән дәүләт хакимияте органнарының үз вазыйфаларын намуссыз башкарулары арасында аерма күрми. Кешеләр тышкы хәлләр аркасында килеп чыккан вакытлы икътисадый кыенлыкларга түзәргә мөмкин, әмма гаделсезлеккә тап булу хакимияткә карата ышанычны бетерүгә китерә. Бу үз чиратында хакимияткә каршы фикерләр үсүгә һәм экстремизм элементлары пәйда булуга китерергә мөмкин. 

«Безнең бурыч – коррупцияне профилактикалау һәм аның күренешләрен китереп чыгаручы сәбәпләрне бетерү буенча барлык чараларны күрү, шулай ук булган тискәре нәтиҗәләрне минимальләштерү», - дип мөрәҗәгать итте ул утырышта катнашучыларга. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, быел гыйнвар аенда В.В.Путин рәислегендә Коррупциягә каршы совет утырышы узды. Киңәшмә барышында бюджетның чыгым йөкләмәләрен тикшереп торучы структуралар эше нәтиҗәлелеген арттыру буенча Россия Федерациясе Президенты тарафыннан ап-ачык бурычлар куелды. Эшнең өстенлекле юнәлешләре, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бюджет акчаларыннан намуссыз файдаланган затларның баштагы этапларда шәхси кызыксынуларын, ялган һәм  аффиляцияләнгән оешмалардан файдалану фактларын ачудан, шулай ук мәнфәгатьләр конфликтын булдырмаудан гыйбарәт.    

Утырышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


2
март, 2016 ел
чәршәмбе

Торак һәм коммуналь уңайлыклар күрсәткәндә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча Республика ведомствоара комиссия утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, комиссия рәисе А.В.Песошин алып барды.

Торак  закончылыгында булган үзгәрешләр турында, торак һәм коммуналь уңайлыклар өчен түләү исәпләмәләрен тикшерү буенча алып барыла торган эш турында һәм торак һәм коммуналь дәүләт информацион системасын тормышка ашыру турында  сүз алып барылды.

Утырыш эшендә   ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева һәм тарифлар сәясәте бүлегенең мөдире К.П.Куренков катнаштылар.


1
март, 2016 ел
сишәмбе

ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Фәнни-координацион советының чиратагы утырышы узды.

Социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре белән ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социология бүлегенең мөдире Л.Ф.Казанцева таныштырды.

Россиядә һәм Татарстан Республикасында законнар чыгару өлкәсендә булган соңгы яңалыклар турында региональ сәясәт бүлегенең мөдире Р.М.Даутов сөйләде.

Икътисад яңалыкларын бюджет өлкәсен мониторинглау бүлегенең әйдәүче белгече Л.А.Гильфанова китерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International