ТР ның Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры И.Ш.Халиков җитәкчелегендә Татарстан Республикасының товар җитештерүчеләр продукциясен алга таба чыгару өчен республика системасын төзү буенча җыелыш булып узды.
Республика товар җитештерүчеләр продукциясен эчке һәм тышкы базарларга чыгару өчен Комплекслы оештыру-технологих системасы турында ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева таныштырды.
Җыелышта шулай ук “Татарстан Республикасы товарларын эчке базарларга чыгару” информацион-аналитик системасы һәм продукцияләрнең электрон каталогы турында сүз барды.
Бүген бишенче чакырылышының Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче утырышы ачылды. Президиум көн тәртибенә 39 мәсьәлә тәкъдим итте. Аларның сигезе — Татарстан Республикасы законнары проектлары, егермесе — Федераль законнар проектлары. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен” мактау билгесенә кагылышлы мәсьәлә буенча фикер алышу, Татарстан Республикасында 1990-2014 елларда закон чыгару торышы хакында доклад һ.б. каралды.
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең мәгълүматлары буенча 2015 нче елның 29 март һәм 4 апрель аралыгында Татарстан буенча куллану бюджеты (1 айга 4 кешелек гаилә әгъзаларын исәпләп) түбәндәге үзгәрешләр кичерә:
- яшәү өчен кирәк булган минимум хакы ТР методикасы буенча 0,17% арткан (+ 10 руб. 76 тиен) һәм 6168 руб. 35 тиен тиеш тәшкил итте. Шунын белән беррәтән ашау продукциясенә чыгым 0,26% (+ 7 руб. 94 тиен) 3050 руб. 63 тиенгә кадәр арткан. Ашау ризыгына карамаган продукция товарларына чыгым 208 руб. 10 тиен тәшкил итте. Түләүле хезмәт 2625 руб. 87 тиен, салым һәм башка түләүләр 283 руб. 74 тиен тәшкил итте;
- минималь кулланучылар бюджет хакы 0,21% (+ 26 руб. 44 тиен) артканһәм 12828 руб. 98 тиен тәшкил итте.
Каралган аралыкта түбәндәге үзгәрешләр кичерелгән:
Арткан: 3,2% лы сөт, күкәй, сыер ите, шикәр, бозлы балык, виноград һ.б.
Бәясе төшкән: кишер, ипи, цитруслар, яңа кыяр, яңа помидор, банан, 2,5 % лы сөт, бәрәңге һ.б.
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2014 елда Татарстан башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турындагы хисап каралды.
Бу мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков доклад ясады.
2014 ел нәтиҗәләренә күчкәнче, Илдар Халиков икътисади хәл турында кыскача сөйләде. “Быел республиканың социаль-икътисади үсешендә тискәре тенденцияләр күзәтелә”, - дип билгеләде ул. 2015 елның гыйнварында Татарстанның тулай төбәк продукты 0,1% ка кимегән. Гыйнвар-февральдә республикада сәнәгать җитештерүе индексы 99,3% тәшкил иткән, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү 1,4 % ка арткан, ваклап сату сәүдә әйләнеше 15% ка кимегән.