2015 елның төп бурычларыннан берсе – сәнәгать җитештерүе күләмнәрен саклап калу, предприятиеләр үзләренең продукциясен сату базарларын югалтмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында хәбәр итте. Чираттагы утырыш 2015 елда сәнәгать секторы үсеше мәсьәләсенә багышланды
2015 елда финанс, салым һәм казначылык органнарының уңышлы һәм нәтиҗәле эше Татарстанга икътисадтагы катлаулы ситуацияне җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, салым һәм казначылык органнарының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. Коллегия эшендә Россия Финанс министры Антон Силуанов катнашты
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге белән Саха Республикасының стратегик тикшеренүләр Үзәге арасында булган килешүгә туры китереп 2014 нче елның 24-29 ноябрендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге” делегациясе Якутск шәһәренә барып кайтты.
Предприятияләр икътисады бүлегенең мөдире А.Шәрипов Россия Федерациясендә финанс өлкәсендә белем алуының үсеше һәм финанс белемлелегенең дәрәҗәсен күтәрү программасы турында сөйләде
ТР Министрлар Кабинетында мәдәният, социаль хезмәт күрсәтү сәламәтлекне саклау, белем бирү дәүләт учрежденияләренең эшчәнлекләренә бәйсез бәяләү эшен оештыру сорауларына караган җыелыш булып узды