ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 4 августында Казан Кремле бинасында Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары – Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Гарипов И.М. җитәкчелегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары структурасын камилләштерү мәсьәләләре буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

«Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ эшчәнлеге һәм гражданнарга хезмәт күрсәткәндә җирле үзидарә органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне оештыру мәсьәләсе буенча «КФҮ» ДБУ директоры Л. А. Мозаффарова чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы җирле үзидарә органнарының оештыру структурасы һәм эшчәнлегенә функциональ анализ нәтиҗәләре турында утырышта катнашучыларга ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры Кудрявцева А. Н. һәм Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башлыгы Кашапов И. М. хәбәр иттеләр.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор урынбасары А. Б. Гревцов катнашты


2
август, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 2 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш. Х. Гафаров катнашында Татарстан Республикасында data – радиологик үзәк булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры М. Н.Садыйковның әлеге мәсьәлә буенча доклады тыңланды һәм тикшерелде.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты.

2022 елның 2 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча республика чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкилләренең кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чараларында катнашу турында, РФ КУЭның санлы платформасында хезмәт күрсәтү паспортларын урнаштыру эше турында, республика Маркетинг үзәгенең «импортны алыштыру» блогында эшләү турында, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль әһәмиятле хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү турында чыгышлары тыңланды.

Шулай ук Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы вәкиленең районда икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча үткәрелә торган чаралар турында чыгышы тыңланды.

Утырышта ДБУ  «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор урынбасары Гарипов А. Ш. һәм төбәк сәясәте бүлеге башлыгы Мулукова Л.И. катнаштылар.


1
август, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында халыкның тормыш сыйфатын һәм аларның эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторлары буенча Идарәгә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт заданиесен үтәү нәтиҗәләре һәм башкару дисциплинасының торышы турындагы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы булды.

Билгеләнгән мәсьәлә буенча доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Гафаров Ш. Х., Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Шәмсиев А.Д. һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская С. Х. чыгыш ясады.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Галиев А.И. «Дәүләт яки муниципаль милектә булган, шул исәптән җир кишәрлекләрен файдаланылмый торган (өлешчә файдаланыла торган) мөлкәтне, шул исәптән файдаланылмый торган мөлкәтне, шул исәптән җир кишәрлекләрен әйләнешкә кертү» темасына чыгыш ясады.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты.


29
июль, 2022 ел
җомга

2022 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигматуллин җитәкчелегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында «Пространство планлаштыру институты» ДБУ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә катнашучыларның көн тәртибе буенча хәбәрләре тыңланылды һәм фикер алышынды.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты һәм чыгыш ясады.


27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча республика чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкиленең кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чараларында катнашуы һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль әһәмиятле хезмәт күрсәтүләрен электрон рәвешкә күчерү турында, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ вәкиленең «импортны алыштыру» республика Маркетинг үзәгенең, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең «МСП.РФ» цифрлы платформасында хезмәт күрсәтү паспортларын урнаштыру буенча башкарылган эш турында чыгышлары булды.

Утырыш барышында шулай ук Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы вәкиленең районда икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары турында чыгышы тыңланды.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән директор урынбасары Гарипов А. Ш., төбәк сәясәте бүлеге башлыгы Мулукова Л.И. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгече Миронов О. В. катнаштылар.


26
июль, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә «2022 елның I яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2022 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында»гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узды.

Киңәшмә эшендә Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Топилин М.А., Татарстан Республикасы Премьер-министры Песошин А. В., министрлыклар, ведомстволар вәкилләре һәм республиканың эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары видеоконференцэлемтә режимында катнаштылар.

Үз чыгышында Татарстан Республикасы Президенты тармак министрлыкларына финанс кыенлыклары кичерә һәм бюджетка түләүләрне киметә торган предприятиеләр белән атна саен баланс комиссияләре үткәрергә, җитештерүчеләргә кооперация элемтәләрен корырга һәм ярдәм итү чараларын кулланырга, предприятиеләргә кирәк булган яңа чаралар буенча федераль дәрәҗәгә тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Утырышның көн тәртибе кысаларында республика салым органнарының I яртыеллык эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе М. А. Сафиуллин сөйләде.

2022 елның I яртыеллыгында ТР берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2022 елга ТР финанс системасы органнарының бурычлары турында ТР Финанс министры Р. Р. Гайзатуллин сөйләде.

Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең 2022 елның I яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Р. Х. Нуриәхмәтов мәгълүмат бирде.

 

Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты.


22
июль, 2022 ел
җомга

2022 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты һәм Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның уртак утырышы узды.

Утырыш эшендә Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Топилин М.А., Татарстан Республикасы Премьер-министры Песошин А. В., Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Осьмаков В. С., Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Вахруков Д. С., статс-секретарь – Россия Федерациясе Финанс министры урынбасары Сазанов А. В., республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.

Утырышта көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча катнашучылар докладлары тыңланды һәм тикшерелде.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты.

2022 елның 21 июлендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм эшләтү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы булды.

Киңәшмәдә катнашучыларның көн тәртибе буенча хәбәрләре тыңланылды һәм фикер алышынды.

 Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән директор Кудрявцева А. Н., макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е. В. һәм макроикътисадый анализ бүлегенең әйдәп баручы белгече Мөбинова С. И. катнаштылар.


21
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 21 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин рәислегендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча утырыш узды.

Киңәшмәдә катнашучыларның көн тәртибе буенча хәбәрләре тыңланылды һәм фикер алышынды.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты һәм чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International