ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2024 ел
җомга

2024 елның 14 мартында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген булдыру һәм эшләве буенча эшче төркемнең чираттагы киңәшмәсе узды.

Киңәшмә барышында түбәндәге сораулар тыңланды һәм тикшерелде:

«Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы мәсьәләләре» 23.07.2007 ел, № 325 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарының 4.1.107, 4.1.108, 4.1.109 пунктларына ярашлы рәвештә милли максатларга һәм төбәк проектларының максатчан күрсәткечләренә ирешү куркынычлары, проект эшчәнлеген координацияләү өлкәсендәге төп проблемалар һәм бурычлар турында.

Татарстан Республикасы бүленгән ситуация үзәгенең мәгълүмати-аналитик платформасын формалаштыру һәм тутыру эшен оештыру буенча кураторларны билгеләү өлешендә киңәшмәнең 21.02.2024 № РН-12-45 беркетмәсенең 2 пунктын үтәү буенча Юл картасы проектын эшләп бетерү турында.

Татарстан Республикасында «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексын төзү турында. «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексы күрсәткечләрен мониторинглау системасын эшләү, аларны җаваплы республика башкарма хакимият органнарына беркетү, күрсәткечләрне исәпләү методикасы.

«Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш күрсәткечләренә ирешүгә мониторинг һәм контроль системасын формалаштыру концепциясе турында» Татарстан Республикасы норматив хокукый актын (алга таба - Концепция) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына раслау һәм килештерү хакында.

Концепцияне тормышка ашыруны контрольдә тоту чараларын оештыру, шул исәптән эшче төркем киңәшмәләрендә җаваплы башкаручыларны тыңлау һәм эшче төркем әгъзаларына алып барылган эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү турында.

Утырыш эшендә директор Кудрявцева А. Н., директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н., директор урынбасары Гарипов А. Ш., макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Баһаутдинова Е.В., макроикътисади анализ бүлегенең баш белгече Айметова С. И. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгече Зиннурова Э. Ф. катнаштылар.

2024 елның 15 мартында директор А.Н.Кудрявцева рәислегендә «ТР ИСТҮ» ДБУ ФКК каршындагы даими эшләүче семинарның чираттагы утырышы узды.

Утырыш барышында макроикътисади анализ бүлегенең әйдәп баручы белгече Р.А. Назаровның «2003-2023 еллар аралыгында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты динамикасын анализлау» темасына чыгышы тыңланды һәм фикер алышынды.

Утырыш эшендә «ТР ИСТҮ» ДБУ фәнни-координацион советы әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.


14
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген булдыру һәм эшләве буенча эшче төркем киңәшмәсе беркетмәсенең 3 пунктын үтәү йөзеннән 2024 елның 14 мартында «ТР ИСТҮ» ДБУ директоры
А. Н.Кудрявцева җитәкчелегендә план һәм агымдагы мәгълүматлар нигезендә яңа балалар бакчаларының кирәкле санын исәпләү өчен билгеләнгән «Мәктәпкәчә балалар учреждениеләре» моделен һәм «Гомуми белем бирү мәктәпләре» яңа гомуми белем бирү мәктәпләренең кирәкле санын исәпләү өчен билгеләнгән кинәшмә узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «БДД» ДБУ һәм «Инностейдж» компанияләр төркеме вәкилләре катнашты. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча әлеге эшнең башкаручылары билгеләнде, модельләрне гамәлгә ашыру өчен кирәкле күрсәткечләр исемлеген формалаштыру һәм аларны җыю технологиясен билгеләү турында Карар кабул ителде.

Киңәшмә эшендә шулай ук директор урынбасары Ч. Н. Гайзатуллина, макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Е. В. Баһаутдинова, мәгариф өлкәсендә программалаштыру мәсьәләләре буенча сектор башлыгы И. Р. Хәбибуллин, учреждениеләр базасын администрацияләү бүлегенең баш белгече А. Р. Гузенфельд катнаштылар.


11
март, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм халыклар телләрен үстерү идарәсе башлыгы Л.Г.Низамова рәислегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында «Л. Н. Толстой музее – «Татарстан Республикасы Милли музее» ДБМУ филиалы эшчәнлеген яңарту турында» мәсьәләне карау буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә катнашучыларның көн тәртибе белән билгеләнгән тема буенча хәбәрләре тыңланды һәм тикшерелде.

Киңәшмә эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты һәм чыгыш ясады.


29
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 29 февралендә директор А. Н.Кудрявцева рәислегендә «ТР ИСТҮ» ДБУ ФКК каршындагы даими эшләүче семинарның чираттагы утырышы узды.

Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр тыңланды һәм тикшерелде:

Татарстан Республикасында ситуация үзәкләре реестрын актуальләштерү тәртибен эшләү турында.

Икътисади мәсьәләләр буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары һәм шәһәр төзелеше һәм архитектура буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары компетенцияләре паспортларын эшләү турында.

«Үз-үзеңнең тормыш сыйфатын бәяләү» тематикасы буенча ТР ИСТҮ сайтында социологик сораштырулар үткәрү турында.

Тиешле докладлар белән макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Е. В. Баһаутдинова, директор урынбасары А. Б. Гревцов һәм социология бүлеге башлыгы Л. Ф. Казанцева чыгыш ясады.

Утырыш эшендә «ТР ИСТҮ» ДБУ Фәнни-координацион советы әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.


28
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 28 февралендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы ситуация үзәгенең мәгълүмати-аналитик платформасында «Югары вазыйфаи затларның эшчәнлеген бәяләү», «Акыллы шәһәр», «Имин шәһәр», «Икътисадның һәм социаль өлкәнең төп тармакларының цифрлы өлгерүе» юнәлешләре буенча күрсәткечләрне Формалаштыру һәм тутыру эшен оештыру мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген булдыру һәм эшләве буенча эшче төркем беркетмәсенең 2 пункты буенча йөкләмәне үтәү кысаларында узды.

Киңәшмә эшендә «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак хуҗалыгы министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты һәм «Татарстан Республикасы цифрлы технологияләр үзәге» ДКУ вәкилләре катнаштылар.

Киңәшмә эшендә директор Кудрявцева А.Н., директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н., макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Е. В. Баһаутдинова катнаштылар.


22
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 22 февралендә директор А. Н.Кудрявцева рәислегендә «ТР ИСТҮ» ДБУ Фәнни-координацион киңәшмә каршындагы даими эшләүче семинарның чираттагы утырышы узды.

Утырыш барышында директор урынбасары А.Б. Гревцовның идарә технологияләре һәм белем бирү программалары бүлеге эшчәнлеге юнәлешләре, бүлек тарафыннан 2023 елда башкарылган эшләр һәм 2024 елга бурычлар турында доклады тыңланды һәм тикшерелде.

Утырыш эшендә «ТР ИСТҮ» ДБУ Фәнни-координацион киңәшмәсе  әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.


16
февраль, 2024 ел
җомга

2024 елның 16 февралендә директор А. Н.Кудрявцева рәислегендә «ТР ИСТҮ» ДБУ Фәнни-координацион Киңәшмә каршындагы даими эшләүче семинарның чираттагы утырышы узды.

Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр тыңланды һәм тикшерелде:

Макроикътисади анализ бүлеге эшчәнлеге юнәлешләре, бүлек тарафыннан 2023 елда башкарылган эшләр һәм 2024 елга бурычлар турында.

Төбәк сәясәте бүлеге эшчәнлеге юнәлешләре, бүлек тарафыннан 2023 елда башкарылган эшләр һәм 2024 елга бурычлар турында.

Бүлек башлыклары Е.В. Багаутдинова һәм Л.И. Мулукова тиешле докладлар белән чыгыш ясадылар.

Утырыш эшендә «ТР ИСТҮ» ДБУ Фәнни-координацион Киңәшмә әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.


15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 15 февралендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген булдыру һәм эшләве буенча эшче төркемнең чираттагы киңәшмәсе узды.

Киңәшмә барышында Казан шәһәре белән идарә итү муниципаль үзәген Татарстан Республикасы Регионы белән идарә итү үзәге, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати кире элемтә системасы белән интеграцияләү мәсьәләсе, шулай ук бу өлкәдә Казан шәһәренең иң яхшы практикаларын тиражлау буенча муниципаль органнар өчен тәкъдимнәр тыңланды һәм тикшерелде.

Утырыш эшендә директор А.Н.Кудрявцева, директор урынбасары Ч. Н. Гайзатуллина, директор урынбасары А. Б. Гревцов, директор урынбасары А. Ш. Гарипов, икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Е. А. Пугачева, макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Е. В. Баһаутдинова һәм макроикътисади анализ бүлегенең баш белгече Мөбинова С.И. катнаштылар.


13
февраль, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева катнашында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясе утырышы узды.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан 2023 елда башкарылган эшләр һәм 2024 елга бурычлар турында доклад белән министр Р.Н. Садыйков чыгыш ясады.

Коллегия эшендә директор урынбасары Ч. Н. Гайзатуллина катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International