ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

2026 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Н. Фазлыева, Россия Федерациясе Спорт министры урынбасары А. А. Морозов, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Гобәйдуллин Э.С катнашында «Татарстан Республикасы спорт министрлыгының 2025 елдагы эшчәнлегенең төп йомгаклары һәм 2026 елга бурычлары турында» Татарстан Республикасы спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

 Хисап доклады белән Татарстан Республикасы спорт министры Леонов В. А. чыгыш ясады.

« ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан коллегия эшендә директор урынбасары А. А.Гревцов катнашты.


26
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

2026 елның 26 гыйнварында Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында  Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгының «2025 елда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы эшчәнлегенең төп йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар турында» дигән көн тәртибендәге йомгаклау коллегиясе утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Мөхәммәтшин Ф. Х., яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Литвиненко Е.В., Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Миңнеханов Р.Н., паралимпия чемпионы, хәйрия фондын гамәлгә куючы Талая А.К. һ. б. катнаштылар.

Хисап доклады белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Кадыйров А.Р. 2025 елга йомгак ясады һәм алдагы чорга төп бурычларны билгеләде. Докладта инфраструктураны үстерүгә, яшьләрне җәлеп итүгә, патриотик тәрбиягә һәм ведомствоара багланышларга аерым игътибар бирелде.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан коллегия эшендә директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.


23
гыйнвар, 2026 ел
җомга

2026 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Р. Ф.Вәлиуллов рәислегендә социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, керемнәр һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта республиканың аерым оешмаларының финанс-икътисадый хәле һәм аларның хезмәт хакын түләү һәм мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль иминиятләштерүгә түләүләр буенча бурычларын каплау чаралары турындагы мәсьәләләр каралды.

Утырыш эшендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан социология бүлеге башлыгы Казанцева Л.Ф. катнашты.


22
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

2026 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры, эш төркеме җитәкчесе урынбасары Миңнеханов Р.Н. җитәкчелегендә Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген булдыру һәм эшләтеп җибәрү буенча эш төркеме киңәшмәсе узды.

Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр тыңланды һәм фикер алышынды:

Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәгенең ябык контурын төзү тәкъдимнәре турында.

Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының вәзгыять үзәкләрен аттестацияләү графигы турында.

Ситуация үзәкләре администраторларының кадрлар аудитын уздыру һәм күрсәтелгән категория белгечләрнең квалификациясен күтәрүнең индивидуаль планнарын формалаштыру буенча методик материаллар турында.

Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының вәзгыять үзәкләрен администрацияләү өчен җаваплы итеп билгеләнгән җитәкчеләрнең KPI исемлегенә аларның эш нәтиҗәлелеген бәяләү өчен үзгәрешләр кертү тәкъдимнәре турында.

Эшче төркем киңәшмәсенең 10.12.2025 № РН-12-421 беркетмәсенең 3 пунктын үтәү нәтиҗәләре турында.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә директор А. Н. Кудрявцева, директор урынбасары Ч. Н. Гайзатуллина, макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Е. В. Баһаутдинова катнаштылар.

2026 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең «2025 елда Татарстан Республикасында граждан хәле актларын дәүләт теркәве буенча эшчәнлек йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар турында» көн тәртибендәге йомгаклау коллегиясе утырышы узды.утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Фазлыева Л.Р. һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының хокукый ярдәм һәм суд системасы белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре департаменты директоры Рябой Р.Ю. катнашты.

Хисап доклады белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Э. Ф. Әхмәтова чыгыш ясады.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан коллегия эшендә директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н. катнашты.


21
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

2026 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитетының «2025 елда Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитетының эш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар турында» йомгаклау коллегиясе утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары-Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Миңнеханов Р.Н.катнаштылар.

 Хисап доклады белән Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Иванов С.Е.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан коллегия эшендә директор урынбасары А.А. Гревцов катнашты.


20
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

2026 елның 20 гыйнварында Казанда ИТ-паркында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов һәм Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин катнаштылар. Коллегиянең төп темасы Татарстан Республикасы төзелеш Министрлыгының 2025 елдагы эшенә йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар турында булды.

Хисап доклады белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры М. М. Айзатуллин чыгыш ясады.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан коллегия эшендә тариф сәясәте бүлеге башлыгы К. П. Куренков катнашты.


19
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

2026 елның 19 гыйнварында «ИТ-парк «Югары технологияләр өлкәсендә технопарк»ында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин җитәкчелегендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм 2026 елга бурычларга багышланган уртак йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан коллегия эшендә директор урынбасары А. Ш. Гарипов катнашты.


16
гыйнвар, 2026 ел
җомга

2026 елның 16 гыйнварында Казан шәһәренең «Millennium Panorama Hotels» кунакханәсенең «Сапфир» конференц-залында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының 2025 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2026 елга бурычларга багышланган йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

Агентлык җитәкчесе Т.И. Миңнуллина узган елда башкарылган эшләргә хисап бирде һәм 2026 елга планнар һәм бурычлар турында сөйләде.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан коллегия эшендә директор урынбасары Гарипов А. Ш. катнашты.


15
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

2026 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау: 2025 ел йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар» дигән йомгаклау коллегиясе утырышы булды.

Министрлыкның коллегия утырышында статс-секретарь – Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары А. Н. Пудов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р. К. Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор В. Н. Демидов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы рәисе Э. С. Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ю. З. Камалтынов һәм башкалар катнаштылар.

Төп доклад белән министр Э.А. Зарипова чыгыш ясады, ул ведомствоның 2025 елдагы эш нәтиҗәләре, Татарстанның хезмәт базарындагы вәзгыять, гражданнарга социаль ярдәм чаралары, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, ярлылыкка каршы көрәш, «гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай ук республикада хезмәт хакы дәрәҗәсе, коррупциягә каршы тору һәм башка мәсьәләләр яктыртылды.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан коллегия эшендә директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International