ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева җитәкчелегендә кызыксынган министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү концепциясен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры Кудрявцева А.Н. катнашты.


7
июль, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 7 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева җитәкчелегендә кызыксынган министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында Бюджет өлкәсе учреждениеләрен азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү өчен бердәм дәүләт заказчысын билгеләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры Кудрявцева А.Н. катнашты.


6
июль, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 6 июлендә видеоконференцэлемтә режимында яңа коронавирус йогышы таралуга, нефтькә бәяләрнең волатильлеге һәм доллар курсының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 20.03.2020 ел, № 620-р күрсәтмәсе белән расланган бәйле рәвештә хәлнең начараюы шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

«Татарстан Республикасы Президентының 2021 елның 10 июлендә узган шимбә киңәшмәсендә Мамадыш муниципаль районы башлыгы чыгышында күтәрелгән проблемалы мәсьәләләр һәм аларны хәл итү буенча тәкъдимнәр» темасы кысаларында Мамадыш муниципаль районы вәкиле чыгышы тыңланды.

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы икътисадын үстерүне тәэмин итү буенча чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары вәкилләре чыгыш ясады.

Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән региональ сәясәт бүлегенең баш белгече Шишко А. А. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгече Әхмәтҗанова З. М. катнаштылар.


1
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы министрлыклары вәкилләре катнашында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл» форматындагы утырыш уздырылды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин рәислегендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Ә. Ә. Сәфәров катнашты.

Утырыш барышында муниципаль берәмлекләр вәкилләренең Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең торак пунктларында су белән тәэмин итүнең торышы һәм аны яхшырту чаралары, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыруның барышы турында чыгышлары тыңланды һәм тикшерелде.

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Гобәйдуллин Э.С. әлеге мәсьәләләрнең актуальлеген билгеләп үтте.

Муниципалитетлар су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын модернизацияләү буенча чаралар комплексын эшләү кирәклеге турында тәкъдимнәр әйттеләр. Үз чиратында, муниципалитетларга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларын кадастр исәбенә кую эшләрен тәмамлау тәкъдим ителде.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры Кудрявцева А.Н. катнашты.

2021 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева җитәкчелегендә кызыксынган министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында Бюджет өлкәсе учреждениеләрен азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү өчен бердәм дәүләт заказчысын билгеләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе Р.Н.Сабировның бюджет өлкәсе учреждениеләре өчен азык-төлек сатып алуны оештыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Хисап палатасы тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру механизмы турында чыгышы тыңланды һәм тикшерелде.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры Кудрявцева А.Н. катнашты.

2021 елның 1 июлендә видеоконференцэлемтә режимында яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә бәяләрнең волатильлеге һәм доллар курсының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 20.03.2020 ел, № 620-р күрсәтмәсе белән расланган бәйле хәлнең начараюы шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

«2022-2024 елларга Татарстан Республикасы һәм республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше фаразы» мәсьәләсе буенча утырыш барышында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары О. В. Пелевинның чыгышы тыңланды һәм тикшерелде.

Шулай ук «Ярдәм алучы КУЭ субъектлары реестрын алып бару буенча тәкъдимнәр турында» Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкиленең чыгышы тыңланды.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор урынбасары Гарипов А.Ш. һәм төбәк сәясәте бүлеге башлыгы Мулукова Л.И. катнаштылар.


30
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 нче елның 30 нчы июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева җитәкчелегендә кызыксынган министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында Татарстан Республикасында белем бирү сертификатларын гамәлгә кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры Кудрявцева А.Н. катнашты.


29
июнь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 29 июнендә видеоконференцэлемтә режимында яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә бәяләрнең волатильлеге һәм доллар курсының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 20.03.2020 ел, № 620-р күрсәтмәсе белән расланган бәйле рәвештә хәлнең начараюы шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

«Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы башлыгының 2021 елның 3 июлендә узган шимбә киңәшмәсендә чыгышында күтәрелгән проблемалы мәсьәләләр һәм аларны хәл итү буенча тәкъдимнәр» темасы кысаларында Әтнә муниципаль районы вәкиле чыгышы тыңланды.

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы икътисадын үстерүне тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру турындагы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары вәкилләре тыңланды.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән региональ сәясәт бүлеге башлыгы Мулукова Л.И. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Зиннурова Э. Ф. катнаштылар.

2021 елның 29 июнендә «Казан дәүләт мәдәният институты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең концертлар залында Татарстан Республикасы мәдәният министры И. Х. Әюпова җитәкчелегендә «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә мәгариф» дигән темага Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясе булды.

Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Фазлыева Л.Р., «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Гобәйдуллин Э. С., Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Вәлиева З.Р., Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәдәният өлкәсендәге белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм мәдәният идарәләре башлыклары катнашты.

Мәдәният министрының беренче урынбасары Әдһәмова Ю.И. Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсенең мәгариф киңлегенә багышланган чыгышында хәзерге вакытта республикада мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә кадрлар әзерләүне гамәлгә ашыручы 156 мәгариф оешмасыннан торган челтәр эшләвен билгеләп үтте.

Коллегиядә катнашучылар Татарстан Республикасында шәхесне төрле яклап үстерү өчен мәдәният өлкәсенең белем бирү киңлегенең кирәклеге турында фикер алыштылар.

Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Әхмәдиева Р. Ш. фәнни – мәгариф кластерлары турында чыгыш ясады.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.


28
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 28 июнендә видеоконференцэлемтә форматында Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры С.В. Чупшева катнашында киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директор урынбасарлары Гарипов А. Ш., Гревцов А. Б. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С. А. катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International