Агымдагы елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында куллану бәяләре динамикасын анализлау, Татарстан Республикасы товар базарларында бәя куюның сәбәпләрен һәм факторларын билгеләү буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды
Анда 2020 елда инфляция динамикасы буенча көтелүгә бәйле актуаль мәсьәләләр, 2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда минималь хезмәт хакын арттыруның Татарстан Республикасы буенча тулаем айлык хезмәт хакын үзгәртүгә йогынтысы һәм башка мәсьәләләр каралды.
Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.
20 гыйнварда «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында (Казан) Татарстан Республикасы Премьер-министры А.Песошин катнашында "2019 елда Агентлыкның эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында" гы мәсьәлә буенча инвестицион үсеш Агентлыгы Коллегиясенең йомгаклау утырышы узды.
Төп доклад белән ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады, ул ТР Инвестицион үсеш агентлыгы эшенә йомгак ясады, шулай ук 2020 елга приоритетларны билгеләде.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, 2019 елда республиканың Инвестицион советы утырышлары кысаларында гомуми суммасы 19 млрд.сумлык, 5,5 мең эш урыны булдырып, 16 инвестицион проект каралган.
Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директор урынбасары Гарипов А. Ш. катнашты.
17 гыйнварда «Корстон» КСКК (Казан) мәйданчыгында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты коллегиясенең «Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының 2019 елда эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында»гы мәсьәлә буенча киңәйтелгән утырышы узды.
Ведомствоның эшчәнлеге турында төп доклад белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, коллегия утырышында чыгыш ясаганда, болай дип белдерде: "Архив-ул уникаль мәгълүмат, тарихи мәгълүмат чыганагы, аларны киләчәк буыннар өчен лаеклы рәвештә сакларга кирәк».
Коллегия утырышында Федераль архив агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Юрасов катнашты һәм чыгыш ясады.
Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.
2020 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм эшләтү буенча эшче төркем утырышы узды.
Очрашуда катнашучылар «юл картасы» чараларын һәм Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм эшләтү буенча эшче төркем утырышлары беркетмәләрен тыңладылар һәм үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры Кудрявцева А. Н., ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директор урынбасары Гайзатуллина ч. Н. һәм макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е. В. катнаштылар.
5 гыйнварда Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методик үзәгендә (Казан шәһәре) Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2019 ел нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар»дигән йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Э.Зарипова доклады тыңланды, ул Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 2019 елдагы эшенә йомгак ясады, шулай ук 2020 елга өстенлекләрне билгеләде.
Коллегия утырышында шулай ук статс-секретарь – Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясадылар.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча, агымдагы 2020 елдан бирле балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары гамәлгә кертелгән.
Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.
14 гыйнварда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең «Академия» концертлар залында министрлык коллегиясенең «2019 елда Татарстан Республикасы спорт министрлыгының эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында» гы мәсьәлә буенча киңәйтелгән утырышы узды.
Россия спорт министры Павел Колобков коллегия барышында регионны күп юнәлешләр буенча лидер дип атады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, югары казанышлар спортын Татарстан бренды дип атады.
Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры Кудрявцева А.Н. катнашты.
Су объектларын һәм су биоресурсларын куллануны һәм саклауны камилләштерү буенча киңәшмә Татарстан Республикасы Президентының Эксперт департаментында узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Эксперт департаменты җитәкчесе Л.И. Савельев үткәрде.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча биологик ресурсларны үстерү буенча алдагы чаралар планы билгеләнде.
Киңәшмә эшендә инновацион сәясәт һәм функциональ анализ бүлегенең баш белгече Р. И. Уразаев катнашты.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «ТАИФ» АҖ һәм «Татнефть» ГАҖ предприятиеләренең 2019 елгы эш йомгакларын һәм 2020 елга планнарын, шулай ук сәнәгать продукциясе индексын исәпләү методикасын карау буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
2019 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркемнең чираттагы киңәшмәсе узды.
Очрашуда катнашучылар «юл картасы» чараларын һәм Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү һәм эшләтү буенча эшче төркем утырышларының беркетмәләрен үтәү мәсьәләләрен тыңладылар һәм фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева, директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина һәм макроикътисади анализ бүлеге башлыгы
Е. В. Багаутдинова катнаштылар.
2019 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарын үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда берничә министрлык һәм ведомство җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлек башлыклары Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнары үтәлеше турында, шулай ук әлеге мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә Татарстан Республикасы Законнарын гамәлгә ашыру күрсәткечләрен мониторинглау нәтиҗәләре турында чыгышлары тыңланды һәм фикер алышынды.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең социология бүлеге җитәкчесе Казанцева Л.Ф. катнашты.