24 декабрьдә «Пирамида» мәдәни - күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Ел җитәкчесе-2019» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.
2019 ел нәтиҗәләре буенча «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсының лауреатлары республика икътисадының төрле тармакларындагы һәм өлкәләрендәге 16 предприятие җитәкчесе булды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, узып баручы елга йомгак ясады, 2020 елга төп бурычларны билгеләде, республиканың директорлар корпусының социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләрен хәл итүгә керткән өлешен билгеләп үтте һәм барлык катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.
Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.
Бүген VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының 6 нчы утырышы ачылды. Парламентарийлар Дәүләт Советының алтынчы утырышы көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләрне кертте: Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзаларын раслау турында, Татарстан Республикасы законнары проектларын, кайбер федераль закон проектларын карау турында, 2020 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы проекты турында һәм башка мәсьәләләр.
Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.
2019 нчы елның 20 нче декабрендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең уку бүлмәсендә функциональ бүлекләре белгечләре катнашында Фәнни-координацион советының чираттагы утырышы узды.
ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең мәгълүматлар базасын идарә итү бүлегенең баш белгече А. Р. Гузенфельд чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе законнарындагы соңгы яңалыклар турында ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең тариф сәясәте бүлегенең баш белгече Гыйльметдинов А.Р. хәбәр итте.
ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең эшләр белән идарә итүче Р.Ф. Абзалов катнашучыларны 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында" гы Федераль законга кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды.
ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең мәгълүматлар базасын идарә итү бүлегенең әйдәп баручы белгече И.М. Кәлимуллин катнашучыларны Татарстан Республикасы икътисады яңалыклары белән таныштырды.
2019 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды. Аның кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- хокук тәртибен һәм транспортта куркынычсызлыкны тәэмин итү эшенең торышы турында,
- законсыз миграциягә каршы тору механизмнарын камилләштерү турында һәм башка мәсьәләләр.
Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директор ярдәмчесе А. И. Зарипов катнашты.
19 декабрьдә «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советының XIV съезды узды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 2019 ел Татарстан өчен уңышлы булды һәм аның алга таба үсешенең тагын бер елы булды. Республика казанышлары-бердәм эш һәм хакимиятнең барлык дәрәҗәләре белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсе, дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы эшчәнлеген уңай бәяләде. Ул Совет җитәкчелегенең муниципаль Идарәнең уңай тәҗрибәсен өйрәнү, гидротехник корылмаларны эксплуатацияләү, җир категорияләрен тәртипкә китерү һәм башка күп кенә юнәлешләрдә актив эшчәнлеген билгеләп үтте.
Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.
2019 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары
Л. Р. Фазлеева рәислегендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең социаль-демографик мониторинг өлешендә дәүләт биремен үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәгенең баш фәнни хезмәткәре Ч.И. Илдарханова чыгыш ясады.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.
14 декабрьдә Казан Ратушасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе финанслар министры А.Г.Силуанов һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең «2019 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүнең көтелгән нәтиҗәләре һәм 2020 елга Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында» уртак коллегиясе узды.
Агымдагы елда республика салым органнарының эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.
Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин 2019 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүнең якынча йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады.
Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсенең агымдагы елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары турында Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов сөйләде.
Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А. Н. Кудрявцева катнашты/
2019 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.
Очрашуда катнашучылар «юл картасы» чараларын һәм Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү һәм эшләтү буенча эшче төркем утырышларының беркетмәләрен үтәү мәсьәләләрен тыңладылар һәм фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева, директор урынбасары Ч. Н. Гайзатуллина һәм макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Е. В. Багаутдинова катнаштылар.
2019 елның 10 декабрендә «Казан вертолет заводы» ГАҖ территориясендә Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең 9 айдагы эш йомгаклары һәм 2019 елга фаразлары буенча Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә киңәшмә узды.
«Ел инженеры» Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кысаларында чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов мөрәҗәгать итте.
9 ай эчендә Татарстан Республикасы сәнәгатен үстерү йомгаклары һәм 2019 елга фаразлар турында» Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Кәримов А.А. чыгыш ясады. Шулай ук сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренең 9 айдагы эш йомгаклары һәм 2019 елга фаразлар буенча чыгышлары тыңланды.
Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директор урынбасары А. Ш. Гарипов катнашты.
2019 елның 7 декабрендә «Казан» халыкара ат спорты комплексында «Социаль ярминкә» Iнче республика хәйрия фестивале узды. "Ведомство һәм муниципаль иҗтимагый советлар гражданлык җәмгыяте институтлары буларак» эш мәйданчыгында «ведомство һәм муниципаль иҗтимагый советлар тарафыннан социаль хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү уздыру механизмнары турында» темасы буенча ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең бюджет өлкәсен мониторинглау бүлеге башлыгы
Л. А. Җиһаншина чыгыш ясады.