Агымдагы елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры А.Р. Хәйруллин видеоконференцэлемтә режимында хезмәтләрне цифрлы һәм электрон рәвешкә күчерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә республиканың күп функцияле үзәкләре күрсәтә торган хезмәтләр анализланды һәм күрсәтелгән хезмәтләрне цифрлы форматка күчерү буенча алга таба эш планы тикшерелде.
Киңәшмәдә ДБУ "Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге" нең директоры А.Н.Кудрявцева, директор урынбасары А. Ш. Гарипов, идарә итү һәм белем бирү программалары технологияләре бүлеге башлыгы А.Б. Гревцов, идарә итү технологияләре һәм белем бирү программалары бүлегенең баш белгече М.Р. Миңнегалиева катнаштылар.
Агымдагы елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык муниципаль районнары катнашында видеоконференция режимында азык-төлек товарларына һәм дару препаратларына бәяләрне җайга салу мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада азык-төлек, дару препаратлары һәм аларның бәяләре булу ситуациясе даими контрольдә тора. Моның өчен Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә бәяләр мониторингы буенча эшче төркем төзелде, шулай ук гражданнар сораулар һәм шикаятьләр белән мөрәҗәгать итә ала торган кайнар линия эшли.
2020 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү һәм эшләтү буенча видеоконференцэлемтә режимында эшче төркем киңәшмәсен үткәрде.
Киңәшмәдә түбәндәге сораулар тыңланды:
Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан һәм гамәлгә куючы Татарстан Республикасы яисә муниципаль берәмлек булган мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә дәүләт һәм муниципаль оешмалар тарафыннан халыкка хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында ТР Президентының мәҗбүри гавами хисабы ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында каралды. Төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының тугызынчы утырышында катнашты. Утырыш видеоконференцэлемтә режимында узды.
2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте эшчәнлеге турындагы хисап доклады белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.
Тәкъдим ителгән хисап Стратегия-2030ның өстенлекле юнәлешләре нигезендә формалаштырылды һәм милли проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүматны үз эченә алды. Шулай ук хисапка комитетлардан һәм депутат берләшмәләреннән килгән сорауларга максималь җентекле җаваплар да кертелде.
21-23 апрельдә видеоконференция режимында яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә бәяләр волантильлеге һәм доллар курсы артуга бәйле рәвештә ТР икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышлары узды.
Чүпрәле, Буа, Лаеш, Нурлат, Сарман, Тәтеш, Алексеевск, Тукай, Ютазы муниципаль районнары вәкилләре докладлар белән чыгыш ясады.
2020 елның 22 апрелендә «Россия Федерациясе төбәкләрендә гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында» дигән темага киңәшмә узды. Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил - Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе
Ф.С. Әбделганиев үткәрде.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директор урынбасары А.Ш. Гарипов һәм төбәк сәясәте бүлеге башлыгы Л. И. Мулукова катнашты.
21 апрельдә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.Ә. Кәримов җитәкчелегендә азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларга бәяләр мониторингы һәм бәяләр үсеше мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк, 18 апрельдә, ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов республиканың азык-төлек кибетләрендә бәяләрне мониторинглауны көчәйтергә һәм азык-төлек һәм медикаментларга бәяләрнең нигезсез артуын төгәл күзәтергә кушты.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең социология бүлеге башлыгы Л.Ф. Казанцева катнашты.
Агымдагы елның 15-16 апрелендә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге" ТР Иҗтимагый палатасы белән берлектә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының иҗтимагый советлары өчен мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрү буенча ике көнлек укыту курсын үткәрделәр.
Укыту курсы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 2020 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте гамәлләренең комплекслы планын үтәү кысаларында уздырылды (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 17.12.2009 елдагы 1158 номерлы карары белән расланган).
Укуларны ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән бюджет өлкәсен мониторинглау бүлеге башлыгы Җиһаншина Л. А. алып барды.
Агымдагы елның 15-16 апрелендә видеоконференция режимында яңа коронавирус йогышы таралуга, нефтькә бәяләр волантильлеге һәм доллар курсы таралуга бәйле рәвештә ТР икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышлары узды. Аны Татарстан Республикасы икътисад министры-эшче төркем җитәкчесе М. Р. Шаһиәхмәтов алып барды.
Докладлар белән Алабуга, Питрәч, Кукмара, Лениногорск, Чистай һәм Чүпрәле муниципаль районнары вәкилләре чыгыш ясады.
Катнашучылар куллану бәяләре мониторингы нәтиҗәләре, система барлыкка китерүче оешмаларның финанс-икътисадый торышы, сәүдә оешмаларында беренче чиратта кирәкле товарлар булу, кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыру кысаларында районның проблемалы мәсьәләләре, кече һәм урта эшкуарлык мониторингы нәтиҗәләре, хезмәт базарындагы вәзгыять һәм проблемаларны хәл итү буенча тәкъдимнәр турында сөйләделәр.
Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы С. А. Рубцова катнашты.