ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

18 ноябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, Татарстан Республикасында чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү һәм алардан файдалану мәсьәләләре буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышы булды. Анда берничә министрлык һәм ведомство җитәкчеләренең Татарстан Республикасы предприятиеләрендә һәм оешмаларында хезмәт хакын түләү буенча бурычларны түләү буенча башкарылган эш турында, шулай ук хезмәт хакын түләү буенча бурычлары булган муниципаль берәмлекләрнең территориаль комиссияләре рәисләренең докладлары тыңланылды.

Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең социология бүлеге җитәкчесе Л. Ф. Казанцева катнашты.


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 18 ноябрендә Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык Советының унөченче киңәйтелгән утырышы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәләренең исемлеген үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Анда бу мәсьәлә буенча катнашучыларның тәкъдимнәре тыңланды һәм фикер алышынды.

Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директор урынбасары А. Ш. Гарипов катнашты.


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 13 ноябрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» хезмәткәрләре тыңлаучыларны предприятиеләрнең финанс тотрыклылыгын анализлау һәм бөлгенлеккә төшүне фаразлау программасы белән таныштырдылар, шулай ук предприятиенең финанс хәлен анализлау программасы буенча кейсларны яклауда һәм финанс савыктыру планын эшләүдә катнаштылар.

Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директор урынбасары О. В. Миронов, предприятияләр икътисады бүлеге башлыгы Т. Н. Сагдеев һәм әйдәп баручы белгече А. Т. Гәрәева катнашты.

2019 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «2019 елда Татарстан Республикасында мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә муниципаль оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтүләр сыйфатын бәйсез бәяләүне уздыру эшен оештыру турында»гы мәсьәлә буенча муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең бюджет өлкәсен мониторинглау бүлеге җитәкчесе Л.А. Җиһаншина катнашты.


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында төбәктәге инвестицион климатның агымдагы торышына һәм 2019 елда Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Милли рейтингы күрсәткечләре динамикасына багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.

«Татарстан Республикасында инвестицион климатның агымдагы торышы турында» доклад белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады.

Кече эшмәкәрлеккә ярдәмне бәяләүче күрсәткечләр динамикасы һәм аларны яхшырту буенча тәкъдимнәр турында Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев сөйләде.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов сүзләренә караганда, хакимиятләр кече бизнес белән эшләргә, вакытында ярдәм итәргә тиеш.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендә Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем утырышына әзерлек мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Анда Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләрен исәпләү мәсьәләләре, шулай ук пространстволы мәгълүматлар фондын булдыру буенча эшләрне тәмамлау тәкъдимнәре тыңланды һәм тикшерелде.

Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.

2019 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү, авыл халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү, авыл территорияләрен комплекслы үстерү һәм милли проектларны гамәлгә ашыру буенча 3 нче зона семинар-киңәшмәләренең беркетмә нигезләмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Анда катнашучыларның бу мәсьәлә буенча тәкъдимнәре тыңланды һәм фикер алыштылар.

Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры А. Н. Кудрявцева һәм директор урынбасары А. Ш. Гарипов катнаштылар.


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында табыш күләмнәренең кимүенә комплекслы анализ үткәрү буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Анда 2019 елның гыйнвар-сентябрь айлары йомгаклары буенча табышка салым керү һәм 2019 елның 10 ае йомгаклары буенча керемнәр фаразлары, шулай ук Татарстан Республикасының кайбер тармак министрлыкларында баланс комиссияләре утырышлары кысаларында үткәрелә торган эш турында мәсьәләләр каралды.

Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директор урынбасары Ч. Н. Гайзатуллина һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге җитәкчесе Рубцова С. А. катнаштылар.

2019 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында «Үзәк нерв системасы, терәк-хәрәкәт аппараты һәм периферик нерв системасы, йөрәк-кан тамырлары системасы һәм башка эчке органнар функцияләрен бозып пациентларга медицина реабилитациясенең күппрофильле үзәге» объектын төзү буенча инвестицион проектны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Анда әлеге мәсьәлә буенча катнашучыларның чыгышлары тыңланды һәм фикер алышынды.

Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең мәгълүматлар базасын идарә итү бүлеге башлыгы Н. Р. Газетдинова һәм мәгариф өлкәсендә программалаштыру мәсьәләләре секторы мөдире  Хәбибуллин И. Р.катнаштылар.

2019 нчы елның 8 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәпләрдә пассажирлар йөртүне оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Анда әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмати хәбәрләр тыңланылды һәм фикер алыштылар.

Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең тариф сәясәте бүлеге башлыгы К. П. Куренков катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International