ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча республика чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чараларында катнашу, Республика Маркетинг үзәгенең «импортны алыштыру» блогындагы эш турында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ вәкилләре сөйләде.

Утырыш барышында, шулай ук, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы вәкиленең районда икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары турында чыгышы тыңланды.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор урынбасары Гарипов А.Ш., төбәк сәясәте бүлеге башлыгы Мулукова Л.И. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгече Миронов О. В. катнаштылар.


24
июнь, 2022 ел
җомга

2022 елның 23 июнендә Казан Кремленең 9 нчы корпусында ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Бәдретдинов М.С. җитәкчелегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында коррупцияне профилактикалау эше өчен җаваплы профильле министрлыкларның кадрлар составын ныгыту мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә катнашучыларның бу мәсьәлә буенча хәбәрләре тыңланды һәм тикшерелде.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор урынбасары Зарипов А. И. катнашты һәм чыгыш ясады.


17
июнь, 2022 ел
җомга

2022 елның 16 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Ә.Ә. Сәфәров һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин катнашында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Президиумы утырышы булды.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы И.М. Гарипов чыгыш ясады.

Муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше рейтингының яңа методикасы проекты турында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Р.Д. Әмирханов сөйләде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары тарафыннан туклануны тәэмин итү җирле бюджетларның бюджет ассигнованиеләре хисабына гамәлгә ашырыла торган ташламалы категориядәге укучыларны билгеләгәндә бердәм алымнар куллану турында сөйләде.

Президиум эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н. һәм директор урынбасары Гревцов А. Б. катнаштылар.


16
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы 32 нче утырышы узды.

Депутатлар Олег Коробченко кандидатурасын Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләү өчен тикшерделәр.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча әзерләнгән Россия Җинаять Кодексының 64 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү белән бәйле федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертү буенча закон чыгару инициативасы турында фикер алышынды.

Парламентарийлар шулай ук беренче укылышта 2021 ел өчен республика бюджеты һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлешенә кагылышлы закон проектлары турында фикер алыштылар.

Утырышның көн тәртибенә барлыгы 32 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 13 республика законы проекты беренче укылышта карау өчен һәм тагын бер закон проекты икенче укылышка әзерләнгән.

Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


10
июнь, 2022 ел
җомга

2022 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р. К.Нигматуллин җитәкчелегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында «Пространство планлаштыру институты» ДБУ эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә катнашучыларның көн тәртибе буенча хәбәрләре тыңланылды һәм фикер алышынды.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты һәм чыгыш ясады.


9
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р.Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча республика чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чараларында катнашу, Республика маркетинг Үзәгенең «Импортны алыштыру» блогындагы эш турында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ вәкилләре сөйләде.

Җир кишәрлеге категориясен үзгәртү, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү объектларын урнаштыру өчен җир кишәрлегеннән рөхсәт ителгән төрен  файдалану, экология туризмы өлкәсендә ял итү һәм рекреация турында Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкиле хәбәр итте.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән директор урынбасары Гарипов А.Ш., төбәк сәясәте бүлеге башлыгы Мулукова Л.И. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С. А. катнаштылар.

2022 елның 9 июнендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм эшләтү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы булды.

Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:

Мәгълүмат системалары базаларын карау һәм анализлау нәтиҗәләре турында һәм аларны «мәгълүматлар фабрикасы» аша интеграцияләү турында;

Эшләнгән глоссарий ярдәмендә мәгълүмат җыю технологиясен оптимальләштерү, шулай ук әлеге максатлар өчен мәгълүмат системаларын билгеләү буенча тәкъдимнәр турында;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системалары мәгълүматлары белән идарә итүнең оештыру-технологик системасын формалаштыру буенча «Юл картасы» проекты турында;

«Татарстан Республикасының шәһәр төзелеше эшчәнлеген мәгълүмати тәэмин итү» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасын төзү буенча ведомствоара киңәшмә нәтиҗәләре турында;

Эшче төркем әгъзаларының 2022 елның икенче яртыеллыгына кризиска каршы дәүләт һәм муниципаль идарә, җитештерү көчләрен булдыру һәм үстерү, санлы технологияләрне куллану нигезендә импортны алыштыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү һәм эшләтү буенча эш төркеменең эш планына тәкъдимнәре турында.

 Киңәшмәдә ДБУ  «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н., директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н., макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е. В., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С. А. һәм макроикътисадый анализ бүлегенең әйдәп баручы белгече Мөбинова С. И. катнаштылар.


2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре катнашында Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы

2022 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р.Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча республика чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чараларында катнашу, инвестицион проектлар белән эшләү һәм республика Маркетинг үзәгенең «Импортны алыштыру» блогында эшләү турында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ вәкилләре сөйләде.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында инвестицион климатны яхшырту буенча күрелә торган чаралар турында Югары Ослан, Буа һәм Питрәч муниципаль районнары вәкилләре хәбәр иттеләр.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән директор урынбасары Гарипов А.Ш., төбәк сәясәте бүлеге башлыгы Мулукова Л.И.. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С. А. катнаштылар.


1
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш.Х. Гафаров җитәкчелегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында «Татарстан Республикасында data-үзәк булдыру турында»гы мәсьәлә буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры М. Н.Садыков һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры А. Р. Хәйруллин чыгышлары тыңланылды һәм тикшерелде.

 «Третье мнение» компаниясе генераль директоры Мещерякова А.М. «Третье мнение» компаниясендә кулланыла торган сәламәтлек саклау системасы өчен ясалма интеллект технологияләре турында сөйләде.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты һәм чыгыш ясады.

2022 елның 1нче июнендә «ТР ИСТҮ» ДБУ директоры Кудрявцева А. Н. җитәкчелегендә Россия Федерациясе Президентының 04.02.2021 ел, № 68 Указы белән расланган Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләрен исәпләү өчен кирәкле мәгълүматларны формалаштыру буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең административ регламентларын эшләү сораулары буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә катнашучылар, шулай ук, кризиска каршы дәүләт һәм муниципаль идарә, җитештерү көчләрен булдыру һәм үстерү, санлы технологияләр нигезендә импортны алыштыру мәсьәләләре буенча 2022 елга Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү һәм эшләтү буенча эш төркеменең эш планы проекты турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор урынбасары Ч. Н. Гайзатуллина, макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Е. В. Баһаветдинова катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International