2019 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Анда юстиция министры Заһидуллин Р.И “Юстиция Министрлыгының 2018 елдагы эш нәтиҗәләре турында һәм 2019 елга бурычлар” темалы доклад белән чыгыш ясады.
Шулай ук Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская С.Х. «2014-2018 елларда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Стратегиясен” гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең директор ярдәмчесе Зарипов А.И. катнашты.
2019 нче елның 15 гыйнваренда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында Бүленелгән ситуацион үзәген булдыру проектын тормышка ашыру буенча киңәшмә үтте. Анда катнашучылар белән түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- чаралар Планын («юл картасын») башкаруын оештыру,
- Татарстан Республикасында Бүленелгән ситуацион үзәген булдыру буенча эшче төркем әгъзалары белән беркетмә йөкләмәләрен үтәү мәсьәләләре,
- Татарстан Республикасының Бүленелгән ситуацион Үзәге өчен пилот проектларын гамәлгә ашыру һ.б.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина һәм Е.В.Баһаветдинова катнаштылар.
2019 елның 10 гыйнварында Татарстан Республикасы
хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Анда министр Зарипова Э.А “Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2018 елдагы нәтиҗәләр һәм 2019 елга бурычлар” темалы доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Бөтендөнья банкы арасында үзара килешү турында меморандум имзаланган.
Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең социология бүлеге башлыгы Казанцева Л. Ф. Катнашты.
2018 елның 21 декабрендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» нең уку сыйныфында функциональ бүлекләр белгечләре катнашында чираттагы фәнни-координацион советы узды.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының законнарында соңгы яңалыклары турында ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең тариф сәясәте бүлегенең баш белгече А.Р.Гильметдинов хәбәр итте.
ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең Учреждениеләр мәгълүмат базасын идарә итү бүлегенең әйдәүче белгече О.В.Максимушкина Татарстан Республикасында булган икътисад яңалыклар белән таныштырды.
Мәгълүмати-аналитик эшләр секторы мөдире
В.Ю. Ведерников 2019 елга ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» нең проблемнигы проектын раслауга тәкъдим итте һәм ул бертавыштан кабул ителде.
2018 нче елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында Бүленелгән ситуацион үзәген булдыру проектын тормышка ашыру буенча киңәшмә үтте. Анда катнашучылар белән түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Татарстан Республикасында Бүленелгән ситуацион үзәген булдыру буенча эшче төркем әгъзалары белән беркетмә йөкләмәләрен үтәү мәсьәләләре,
- Татарстан Республикасының Бүленелгән ситуацион Үзәге өчен пилот проектларыy гамәлгә ашыру һ. б.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева, директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина катнаштылар.
2018 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы кырык дүртенче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының v чакырылыш парламент депутатлары беренче һәм өченче укылышларда 2018 елдагы республика бюджеты закон проектына үзгәрешләр кабул иттеләр һәм 2019 һәм 2020 еллар план чорына кайбер закон чыгару инициативаларын турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
2018 елның 18 декабрендә Корстон»да Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының XIII съезды узды.
Съезд делегатлары Татарстан Республикасының барлык 956 муниципаль берәмлек башлыклары иде.
Чара кысаларында муниципаль берәмлекләрнең, төрле дәрәҗәдәге актуаль мәсьәләләре каралды. Билгеләнгән проблемалардан чыгып, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов җирле үзидарә органнары өчен берничә өстенлекле бурычларны билгеләде.
Утырышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директор А.Н.Кудрявцева катнашты.
2018 елның 15 декабрендә Казан ратушасында Татарстан Республикасы финанс Министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте Идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык Идарәсенең коллегияләренең уртак утырышы узды.
Утырышта 2018 елдагы республиканың көтелгән берләштерелгән бюджетын үтәү нәтиҗәләре, Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнарының киләсе елга бурычлары турында фикер алыштылар.
Утырышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.
2018 елның 12 декабрендә Икътисад министрлыгында Бөтендөнья Банкының яңа Докладына багышланган семинар булып узды. Семинар видеоконференция режимында узды. Татарстан Республикасы белән бергә Рәсәйнең башка күп регионнары да катнашты. Докладта регионнарның икътисадый үсешендә милли тенденцияләренең чагылуы мәсьәләләре каралды.
Семинарда ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.
2018 нче елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы финанс Министрлыгында сәламәтлек саклау учреждениеләренең гомуми тармак белгечлекләре хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүне окладлы түләү системасына күчү мәсьәләсе буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.
Анда финанслау ихтыяҗларын билгеләүдә хисаплы модельләрен төзү өчен концептуаль алымнары һәм, шулай ук, эшче төркем катнашучылары арасында йөкләмәләре бүлү сораулары каралды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" социаль программмалаштыру бүлегенең башлыгы Е.С.Грызунова катнашты.